«Сәләт»тә спорт марафоны кире кайтырга

Спортивный марафон – в честь юбилея «Сәләт»

«Сәләт»нең 20 еллык юбилеен бәйрәм итү максатыннан, спорт уеннары марафонына старт бирелде. Ул октябрь һәм ноябрь айларына планлаштырылган, футбол, баскетбол, волейбол турнирлары күздә тотыла. Шулай ук, «Сәләт» активы, ветераннары һәм гаиләләре катнашында спорт-эстафетасы да үткәреләчәк.

Әлеге спорт уеннары марафоны хакында оештыручылары Нияз абый Муртазин һәм Илфат абый Вәлиев белән проектның асылы турында сөйләштек.

И: Егетләр, марафонның асылы нидә?

Нияз абый: Хәзерге вакытта «Сәләт» һәм «спорт» сүзләре беррәттән бара дияргә була. Һәрбер аланда, хәтта фестивальдә дә спорт уеннары уза. Шуңа күрә бу спорт марафонын уздыру да гадәттән тыш хәл диеп әйтмәс идем мин, чаралары гына әзрәк аерылырга мөмкин. Футбол белән волейбол безнең аланнарда яратылып уйный торган спорт төрләре, ә менә калганнары турында әлегә һаман фикер алышу бара.

Илфат абый: Бу эштә Нияз абый белән мин генә түгел, бөтен "Сәләт" оешмасының активистлары катнаша. Ишетелгән фикерләрне җыеп, җиренә җиткереп оештырырга гына кала. Шуңа күрә, «Сәләт» тә спортны үстерүгә юнәлгән кызыклы уйларыгыз булса – безгә килегез, сөенеп кабул итәрбез.

И: Марафонның планы белән дә таныштырып үтегез инде.

Нияз абый: Уебызда берничә турнир үткәрергә. Беренчесе - волейбол буенча – узган атнада уйналды. Киләсе ике атна эчендә, яисә 16 һәм 23 ноябрь көннәрендә - барыбыз да яраткан уен - футбол турнирын уздыруны планлаштырабыз. Әлбәттә, баскетболны да игътибарсыз калдырыга ярамый – уеннар 30 ноябргә планлаштырылган.

20 еллыкка багышланган спорт марафоны чараларын тәмамлап "Кызыклы стартлар" эстафетасына охшаш уен оештырырга җыенабыз, эстафета зур спорт бәйрәменә әвереләчәк. Нинди бәйрәм, һәм анда нәрсә булачак – анысы сюрприз булып калсын.Ләкин бик кызык булачагы билгеле.

И: Җиңеп чыга алмаслык кыенлыклар очрамыймы соң?

Илфат абый: Авырлыклар һәрбер оештыру эшендә бар инде, безнеке дә шулар рәтендә. Аермасы юк та дияргә була, шул ук кеше белән аралашу, компромисс таба белү, уен өчен залны оештыру, анда аппаратура сыман әйберләрне җиткерү, һәм чараны башлап җибәрү. Боларны авырлык диеп тә атап булмый, чөнки барысы да гади оештыру процессына бәйләнгән хәл. Шуларны кичеп без дусларыбыз өчен бәйрәм оештырырга тырышабыз. Без һәр катнашучыга да шат, һәммәгезгә якты йөз, яхшы кәеф вәгъдә итәбез! Рәхим итегез!

p.s. Марафонда үз командагыз белән чыгыш ясарга теләүчеләр өчен түбәндәге сылтама буенча тулырак мәгълүмат http://selet2012.timepad.ru/event/160627/