“Спорт марафоны” волейбол матчлары белән башланып китте кире кайтырга

“Спортивный марафон” начался с волейбольных матчей

“Сәләт”нең 20 еллык юбилеен бәйрәм итү максатыннан, спорт уеннары марафонына старт бирелде. Ул октябрь һәм ноябрь айларына планлаштырылган: футбол, баскетбол, волейбол турнирлары күз уңында тотыла. Шулай ук “Сәләт” яшьләре, ветераннары һәм гаиләләре катнашында спорт-эстафеста да үткәреләчәк.

“Спорт марафоны” проекты кысаларында 9 ноябрь, якшәмбе көнне “Буревестник” спорт комплексында барлык “Сәләт” яшьләре һәм ветераннары арасында волейбол турниры үтте.

Биредә 11 команда үзара көч сынашты. Нинди генә исемле командалар юк иде монда: “Тишек чабатадан” башлап “Бибинур”га хәтле. Уенчыларны күзәтергә, көч биреп торырга “Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт абый Сөләйманов та килгән иде. “Сезнең шат һәм көләч йөзләрегезгә карап, минем күңелем сөенә. Үзегезнең мөхитегез белән бик күпкә яшәртәсез. Мин сезгә шушы дәртегезне, көчегезне югалтмаска телим!” – дип шатлыгы белән уртаклашты ул.

Нәтиҗәләр исә түбәндәгечә булды: 3 нче урынны “Сәләт яшьләре” һәм “Сәләт ветераннары” командалары бүлеште. 2 урынга “Бибинур”, 3 нчегә “Тишек чабата” командалары лаек дип табылды. Җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз!

Төрле спорт матчлары һәм турнирлары моның белән генә бетми әле. Яңалыклар артыннан сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә күзәтеп бара аласыз.