«Сәмрух». «Ел проекты» ← кире кайтырга

Кичә, ягъни 16-нчы декабрь көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23) «Сәмрух» ел премиясендәге чираттагы номинациянең ачык сайлап алу туры уздырылды. Бу юлы биредә катнашучылар «Ел проекты» исеме өчен көрәштеләр.
Әлеге номинациядә барлыгы 5 проект ачык сайлап алу турына үтте. «SeletStore» бренд кибете; «IK» интеллектуаль иҗат клубы; «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасы; «Сәләт» телләр мәктәбе һәм «Сәләт» спортклубы җитәкчеләре һәм аларның уңкуллары үз проектларын тәкъдим итеп, эшчәнлеге белән таныштырдылар: кайчан оешкан, проект буларак эшли башлаган, бүгенге үсеш дәрәҗәсе, киләчәккә планнары хакында сөйләп уздылар.
Проектларны, һәрвакыттагыча мәртәбәле жюри хөкем итте. Бу юлы алар исемлегендә Татарстан Республикасы министрлар кабинеты аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин; «Сәләт» эшлекле башлангычлар үзәге һәм «Сәмрух» премиясе проекты җитәкчесе Гүзәл Усманова; «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова; «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова; «Смарт Сити инвест» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең генераль директоры Айназ Фәйзрахманова; Студентлар Лигасы президенты Элькин Искәндәров; Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин; «Идел буе» һәм «Республика» КВН Лигалары директоры Илдар Фәттахов; «LinguaLike» инглиз телен өйрәнү үзәге җитәкчесе Алинә Садриева бар иде.
Шулай ук кунак буларак РФның Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев та чакырылды. Ул, үз чиратында, барлык катнашучыларны, кунакларны, жюри әгъзаларын сәламләде. «Сәләт» дөньясы элек-электән проектларга бай булды. «Сәмрух» премиясенең әлеге номинациясе моның ачык дәлиле. Барыгызда да уңышлар, иң-иңнәргә җиңү теләп калам!» - дип, теләкләрен җиткерде ул.
«SeletStore» бренд кибете проекты үз эшчәнлеген беренчеләрдән булып тәкъдим итте. Әллә шуңамы, аның җитәкчесе Булат Камаловка жюриның сораулары аеруча күп булды.
«Сәләт» спортклубы проекты да аларда зур кызыксыну уятты. Илфат Вәлиев киләчәккә планнарын да яшермәде. «Атна саен уздырылачак волейбол лигасы булдырасыбыз килә», - дип белдерде ул.
«IK» интеллектуаль иҗат клубы җитәкчесе Гүзәл Гайнанова күбрәк «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены форматында уздырылучы «Мирах» лигасына басым ясады. «Катнашучылар саны елдан-ел арта, бу безнең өчен зур шатлык, димәк эшебез юкка түгел дигән сүз», - ди Гүзәл.
«Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасы командасы чыгышларын дебатлар рәвешендә алып бардылар. Хөкүмәт, оппозиция фикерләрен тыңлагач әлеге проект яшьләр дөньясында, чыннан да, кирәкле һәм файдалы икәнлеге ачыкланды.
«Сәләт» телләр мәктәбе җитәкчесе Нариман Димөхәммәтов татар, инглиз һәм кытай теле курсларына чакырып калды. «Быелгы уку елыннан без БДИга да әзерлибез. Шулай ук кытай теле ярдәмендә Кытай һәм Рәсәйнең икътисади мөнәсәбәтләрен ныгытасыбыз килә», - ди Нариман.
Барлык чыгышлардан соң жюри әле озак вакыт фикер алышты. Нәтиҗәләр исә февраль аенда игълан ителәчәк. Тик әле тагын 3 ачык сайлап алу турын уздырасы бар. Киләсе "Ел әйдаманы" номинациясе 18-нче декабрь көнне, 15:00, "Сәләт" йортында үткәреләчәк.