Уңышлы булып тумыйлар. Уңышлы булып «Сәләт-Эшмәкәр»дә тәрбияләнәләр! ← кире кайтырга

20-нче июльдән 6-нчы августка кадәр «Звездный» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә яшь эшмәкәрләр өчен «Сәләт-Эшмәкәр» сменасы эшлиячәк. Без сезне Сәләт дөньясы белән таныштырырбыз, бизнес-идея төзергә, эффектлы команда тупларга өйрәтербез, проектыңны инвесторларга уңышлы тәкъдим итү серләрен чишәрбез! Шулай ук Mini-MBA программасында эшләргә өйрәнү мөмкинлегең дә булачак!
Катнашу өчен 8-11-нче сыйныф укучылары чакырыла. Портфолиолар аша укырга, белем алырга теләүче 220 бала сайлап алыначак. Уен формасында без сезне зур тормышка әзерләрбез!
Программада: психологик тренинглар, кызыклы уеннар, остаханәләр, кейс-чемпионат, WorkShop, ток-шоу, хәйрия ярминкәләре, һ.б.
Югары технологияләр өлкәсендәге «Ит-парк» технопаркы, «Фабрика предпринимательства» проекты белгечләре сезгә белем бирәчәк, тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Гаризалар 15-нче июльгә кадәр кабул ителә! Ашык, дустым!