Габдулла Тукай исемендәге укулар эстафетасында катнаш! кире кайтырга

Прими участие в эстафете чтений имени Г.Тукая!

2016-нчы елда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел. Бу уңайдан «Сәләт» берләшмәсе ГАҖ «Таттелеком» белән берлектә төрле чаралар үткәрә: «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби бәйгесе, нәфис сүз осталары ярышы һәм әдәби эстафета.

Кадерле активистларыбыз – җәйге профильле сменалар катнашучылары! Сезне «Инстаграм» һәм «Вконтакте» социаль челтәрләрендә Габдулла Тукай исемендәге укулар эстафетасында катнашырга чакырабыз! Катнашыр өчен берничә биремне үтәргә кирәк:

1. Габдулла Тукайның күңелегезгә ошаган шигырен укып, видеоязма төшерегез (видеоязма озынлыгы 15 секунд). Төп герой ролендә бер кешеме, берничәме анысын үзегез хәл итәсез.

2. Әлеге видеоны түбәндәге хештэглар белән социаль челтәрләргә элегез: #Tukay130 #Selet #ГабдуллаТукай #Тукайга130#ТАТТЕЛЕКОМ

3. Эстафетаны икенче аланга тапшырыгыз.

Җиңүче 26-нче апрель көнне лайклар кую саны буенча хәл ителәчәк. Иң күп лайклар җыйган катнашучы яки команданы иганәчедән истәлекле бүләкләр көтә.

Тукаебызның 130 еллыгын «Сәләт» белән бергә үткәрик!

Димәк, эстафетаны беренчеләредән булып «Сәләт-Раушан» аланына тапшырабыз. Соңыннан әлеге тәртипне саклавыгызны үтенәбез: «Рухият»-«Кандракуль»-«Гайрәт»-«Бөгелмә»-Биләр каласы»-Чаллы»-Азнакай»-Болгар»-Санак»-Саба»-«Батыр»-«Шәхес»-«Тел»- «Эшмәкәр»-«Алтын куллар»-«Иске Казан»-«Имәнкәй»-«Изге чишмә»-«Кол Шәриф оныклары».

Барыгызга да уңышлар теләп калабыз!