ТР Президенты «Сәләт» III яшьләр форумында! ← кире кайтырга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләр археологик музей-тыюлыгында «Сәләт» III яшьләр форумында катнашты.
Татарстан башлыгы Биләр аланлыгында урнаштырылган чатырлар белән танышты, Изге чишмә буйларын карады. "Сәләт"нең дәрәҗәсе үсә, аның хәзер Казанда да үз йорты бар. Аны Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Монда яшьләргә аралашу, мәгълүмат алмашу, яңалыклар үзләштерү өчен менә дигән мөмкинлекләр тудырылган. Сез елдан-ел активрак була барасыз һәм республиканың, илебезнең нигезе, киләчәге булып торасыз», - диде ул форумга җыелган балаларны сәламләп. «Сәләт» яшьләр үзәген 20 еллыгы белән тәбрикләде.
ТР Президенты шулай ук «Сәләт» форумында төшергән фотосурәтләрдән эшләнгән күргәзмәне ачу тантанасында катнашты. Форумда катнашучы яшьләр Президент Р.Миңнехановка #безненреспублика яңа хэштегын тәкъдим иттеләр. Фотосурәтләр фестивальның тормышын, анда булган вакыйгаларны чагылдыра һәм, шул рәвешле, фестиваль-форум тәмамлангач та анда катнашучы балалар Instagram, башка социаль челтәрләрдә аны фото астына теркәп, "Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз" конкурсында катнашырга була. Бу исә урнаштырылган фотоларны карап, "Сәләт" яшьләр форумы хакында ешрак искә алсын өчен оештырыла.
Күргәзмә "Безнең Республика: горурланабыз һәм яратабыз" проекты кысаларында оештырыла. Бу бәйгегә 9нчы июльдә старт бирелгән иде. «Сәләт»леләр әлеге бәйгене күтәреп алып, анда беренчеләрдән катнашты. Биләрдәге форумнан шулай ук ТР Парламенты депутатлары, министрлык вәкилләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре дә читтә калмады.
«Татар-информ» МӘ материаллары буенча