«Чувство весны» командасы мәктәп укучылары өчен социаль-иҗади акция уздырды кире кайтырга

Команда «Чувство весны» провела для школьников социально-творческую акцию

16-нчы апрель, шимбә көнне, XXIV Бөтенрәсәй «Рәсәй студентлар язы» фестиваленең «Команда 2016» уены кысаларында, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең «Чувство весны» дип аталучы командасы, Казан шәһәренең 51-нче мәктәбендә 2-3-нче сыйныф укучылары өчен социаль-иҗади акция уздырдылар. Студентлар мәктәп укучыларына Фестиваль һәм аның юнәлешләре турында сөйләделәр, остаханәләрдә катнашырга чакырдылар. Биредә балалар җырларга, биергә һәм үз куллары белән гүзәл яз чәчәкләре ясарга өйрәнделәр. Акциянең иң югары ноктасы булып иҗади чыгышлар торды: биредә укучылар үз эшләренең осталары белән берлектә сәхнәгә дә күтәрелделәр. Залда дустанә атмосфера хөкем сөрде. Чараның ахырында оештыручылар лотореяя да уздырдылар: монда һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар чарадан бик кәнәгать калдылар!