Сәләтле яшьләргә ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт! кире кайтырга

Благодарим за поддержку талантливой молодежи сообщества Сәләт!

Быел без Республикакүләм «Сәмрух» ел премиясенең бүләкләү фондын үзебез булдырдык. Fund.selet.biz платформасында «Сәмрух 2016» ел премиясе катнашучыларына ярдәм күрсәткән һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Барыбыз бергә без 142 100 сум акча җыя алдык. 

АКЧАЛАТА ПРЕМИЯ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕЛӘР:

- «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңүче Айгөл Шакирова – 20 300 сум.

- «Ел әйдаманы» номинациясендә җиңүче Фәннур Шәйхетдинов – 20 300 сум.

- «Ел аланы» номинациясендә җиңүче «Сәләт-Рухият 2016» аланы  – 

20 300 сум.

- «Ел паблигы» номинациясендә җиңүче «Сәләт-Югары Тегермәнлек клубы» паблигы – 20 300 сум.

- «Ел клубы» номинациясендә җиңүче «Сәләт-Самара» клубы – 20 300 сум.

- «Ел өлкән әйдаманы» номинациясендә җиңүче Диләрә Хәлитова – 20 300 сум.

- «Ел директоры» номинациясендә җиңүче Альбина Кадирова – 20 300 сум.

Сәләт берләшмәсенең сәләтле яшьләренә ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт! Аерым рәхмәтләребезне рәсми иганәчебез Казанда бердәнбер Wav-e чыбыксыз итальян тренажерлы «LUXURYFIT» эффектлы күнекмәләр студиясенә белдерәбез!

Үз өлешен кертүчеләр турында