Яшь эшмәкәрләр «KazanSammit»та катнашырга әзерләнә ← кире кайтырга

Өч көн дәвамында «Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» лагере катнашучылары төрле уку-укыту сессияләрендә, алыштыргысыз тренерлар Анна Фельдман, Федор Микушкин, Наталья Чардымова, Наталья Никитина һәм Мирослава Левицкаялар белән белем алдылар.
Укытучылар үзләренең һәр тренингын сорау бирүдән башладылар: «Сезгә әлеге проект ни өчен кирәк?», «Ник нәкъ менә әлеге проектка алындыгыз?» кебек сорауларга яшь эшмәкәрләр җавап табарга тиеш булды. Бары тик шуннан соң гына катнашучылар проектларының актуальлеген, идеясенең кыйммәтен, максат һәм бурычларын, җәмгыять өчен файдалылыгын билгели алдылар.
Шулай ук мөһим этапларның тагын берсе – проектны чынга ашыру планын төзү. Биредә һәр кеше куйган максатыннан тайпылмыйча, кирәкле ноктага барып җитәргә тиеш иде. Моның өчен аларга «Команда булдыру», «Лидерлык» кебек тренинглар ярдәмгә килде. Әлеге тренингларда кадрлар белән эшләргә, командада бердәмлек тудырырга өйрәтелде.
Лагерь барышында әле төгәл нинди проект өстендә эшлиячәген белмәгәннәр дә үз юлларын таба алдылар. Оештыручылар сүзенә колак салсаң, уку барышында яңа идеяләр үзеннән-үзе килә, чөнки махсус программа шулай корылган.
Тагын бер кызыклы деталь – һәр катнашучының үз «Конвертлар стенасы» булдырылды. Биредә һәр кеше турында мәгълүмат, кайсы илдән, проекты нидән гыйбарәт икәнлеге язылган. Шулай ук 3 көн дәвамында яшь бизнесменның үсеш схемасы да күрсәтелгән.
Проектларның тематикасы төрлелеге белән аерылып тора: сәяси, иҗтимагый, икътисади, авыл хуҗалыгы һәм мәгариф өлкәләренә кагылганнары бик еш очрый. Берьюлы берничә проект Якын Көнчыгыш илләрендә яшьләр өчен белем бирү үзәкләре булдыруга, берничәсе эшмәкәрлек эшен өйрәтү үзәкләре оештыруга юнәлдерелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экологик һәм мәдәни мәгариф, ислам мәдәниятен өйрәнү проектлары да кызыклы табыш булды.
Малайзиядән килгән катнашучы дәүләт каршында кеше хокуклары буенча җәмәгать советы булдыру турында хыяллана. Төркия катнашучысы аз керемле гражданнар арасында Зәкят (дини салым) өләшүне тәкъдим итә. Тагын бер катнашучы эмигрант хатын-кызларны эшле итү проекты белән янып йөри. Һәр катнашучының проекты үзенчәлекле, кызыклы һәм аерым бер әһәмияткә ия.
Өченче көннең азагында, KazanSammit алдыннан, һәр катнашучы үзенең проектын инвесторлар алдында 15 минут эчендә тәкъдим итәргә, кызыксындыру уятырга тиеш.15-нче июнь көнне яшь эшкуарлар чын эшмәкәрләр мохитенә эләгәчәк.
Исегезгә төшерәбез, уку-укыту программасы тулысынча әле 2015-нче елда гына ачылган «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәгендә уздырыла. Катнашучыларның географиясе дә шактый киң, биредә дөньяның 27 иленнән яшь эшмәкәрләр җыелган. Инглиз телен белү дәрәҗәсе төрле , катнашучылар үзара җиңел аралаша. «Facebook» интернет-челтәрендә хәтта үз төркемнәрен дә булдырганнар, сессия беткәннән соң аралашып торачакбыз дип вәгъдә бирделәр.
14-нче июнь көнне катнашучыларны Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очрашу көтә. Әңгәмә барышында республика башлыгына үзләрен кызыксындырган сораулар да бирә алачаклар. Әлеге очрашу Болгар шәһәрендә үтәчәк.