“Президент белән бергә” иҗтимагый инициативалар үзәге үз эшен башлап җибәрде ← кире кайтырга

Халыкның гражданлык активлыгыннан башка җирле һәм милләткә кагылышлы әһәмиятле мәсьәләләрне чишү авыр булыр иде. Нәкъ менә шуңа күрә халык иҗтимагый проблемаларга битараф калмыйча, аларның чишелешенә кушыла алсын өчен, хакимиятебезнең игътибары шул мәсьәләләргә юнәлсен өчен, уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Халык үз фикерен белдерә алырлык чараларның берсе булып иҗтимагый хәрәкәтләр тора. Алар рәсми рәвештә теркәлгән һәм теркәлмәгәннәргә бүленә.
“ПРЕЗИДЕНТ БЕЛӘН БЕРГӘ” иҗтимагый инициативалар үзәге “Сәләт” йорты базасында, берничә яшьләр оешмасы тәкъдиме белән барлыкка килде. Бүгенге көндә әлеге үзәк республикабыз тормышына битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә. Алар һәрберсе туган төбәгебез – Татарстан Республикасының үсеше һәм алга китүе өчен шәхси өлешен кертергә әзер тора.
Иҗтимагый инициативалар үзәгенең төп максаты булып бер идея астына татарстанлыларның фикерләрен, тәкъдимнәрен туплау; төрле мәсьәләләрне чишүдә киң катлам кешеләрен җәлеп итү; аларны төрле проектларны тормышка ашыруда катнаштыру һәм Татарстан Республикасы Президенты программалары өчен уртак бер мәйданчык булдыру тора.
Иҗтимагый инициативаларны кабул итү һәр эш көнендә, иртәнге 10:00 нан кичке 16:00 гә кадәр, “Сәләт” йорты базасында (Островский ур., 23) һәм электон рәвештә – махсус форма http://goo.gl/forms/wzCrRGlNh2 тутыру аша кабул ителә. Аена 2 тапкыр аларны махсус эксперт тикшерә, нәтиҗәсен белдерә. Шулай ук ай саен Үзәкнең эш сессиясе оештырыла, аның нигезендә әлеге тәкъдимнәрне тормышка ашыру карала.