Массакүләм мәдәни чаралар клубы үз эшен башлап жибәрә ← кире кайтырга

Дустым, әгәр дә син иҗат белән кызыксынасың, сәләтле, актив, вакытыңны күңелле үткәрергә телисең икән, димәк, син безнең арада булырга тиеш. Массакүләм мәдәни чаралар клубы үз эшен башлап жибәрә! Бергәләп, сезнең барлык текә һәм кызыклы идеяләрегезне тормышка ашырырга һәм иҗади, дус һәм бердәм атмосфера булдырырга әзер. Массакүләм мәдәни чаралар җыелышы 8-нче сентябрь көнне, 18:00, «Сәләт» йортының 5-нче бүлмәсендә үтәчәк.
Җыелуның сәбәбе – «Сәләт» клубының алга таба эшчәнлеге, «Сәләт» клубына багышлау, «Түбәтәй» уены турниры һәм «Сәләт Бал – маскарад».