«Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасының финал уены ← кире кайтырга

19-нчы декабрь көнне «Сәләт» тә «Безнең фикер!» татар телендәге дебатлар лигасының финал уены узды. Ике ай дәвамында узган күнекмәләрдә туплаган теоретик белемнәрне турнирда гамәлдә сынап карарга мөмкинлек булды. Күнекмәләр бер-берсеннән форматлары белән аерылып торса, турнирның дебат форматы да үзенчәлекле иде. Аны татарча дебатлар дип атап, 3 команда катнашты: хөкүмәт, оппозиция һәм сәркатибләр командасы (алар үзләре икегә бүленде: хөкүмәт һәм оппозиция).
Турнир өч өлештән торды. Беренчесендә барлык командалар да «Социаль челтәрләрне бетергә кирәкме, юкмы» темасына бәхәсләштеләр. Бу турда 4 иң яхшы команда һәм 2 иң оста спикер сайланды. Икенче бүлектә спикерлар ярышы узды. Ә турнирның өченче бүлеге, әлбәттә, финал өлеше.
Иң яхшы командалар исемлегендә:
- «Кызлар-йолдызлар» (Хаҗиева Миләүшә, Шәвәлиева Гүзәл);
- «Фикерле кишер»
(Зиннәтуллина Эльвира, Миңнуллина Ләйсән);
- «Фикер тукталышы»
(Гиздатова Эльза, Хисаметдинов Алим);
- «Салат» (Кәримуллин Таһир, Киямов Салават)
- иң оста спикер – Гөлназ Шәйхетдинова.






