«Бәләкәч» исемле беренче гаилә сменасы кире кайтырга

Бүгенге Сәләт ветераннары, инде үзләре бәхетле әти-әнигә әверелгән  элеккеге сәлкешләр, сабыйларын да Сәләт дөньясында күрергә телиләр. Алар белдергәнчә, Сәләтнең кабатланмас мохите кысаларында, чын татар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнеп була. 2-4-нче сентябрь аралыгында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә беренче тапкыр «Сәләт-Бәләкәч» гаилә аланы үтте. 50 кеше: 14 гаилә, 22 сабый (иң кечкенәсенә 4 ай,  зурысына – 7 яшь) бу ялларда яңа базаны кабат шат балалар авазына күмде.

Сәләт – сәламәт яшәү рәвешен үз итә. Шуңа да һәр көн иртәнге зарядкадан башланды. Күнегүләрне балалары белән беррәттән әти-әниләр дә ясады.

Балалар өчен махсус дәресләр каралган иде: аларны дизайн-студия укытучысы Гүзәл Бану алып барды. Балаларны 3 төркемгә бүлдек: 1.5 яшькә кадәр, 2-4 яшь һәм 4 яшьтән алып. Сабыйлар урманда көзге яфраклар җыйды, алардан гербарий ясады. Олырак балалар геометрик фигуралардан йорт хайваннары, җәнлекләр эшләде.

Зур, дус-тату компания белән  Биләр шәһәренең археологик казылмалар урынына экскурсия дә уздырылды. Биредә балалар татар тарихы белән таныштылар. Шулай ук викторина уздырдык, күңелле стартларда катнаштык, футбол уйнадык. Әти-әниләр бадминтон турниры, волейбол чемпионаты оештырдылар.

Озын сүзнең кыскасы, чара бик күңелле һәм файдалы үтте. Тик әле моның белән генә балалар белән эшләү тәмамланмый. Ел дәвамында сәлкипушлар өчен Сәләт йортында «Бәләкәч» балалар мәйданчыгы эшләве көтелә.

Ремонт эшләре инде ахырына якынлаша. Бик тиздән «Бәләкәч» 3-7 яшьлек балалар өчен үз ишекләрен ачачак. Дәресләрне атнага 2 тапкыр Сәләтле укытучыларыбыз алып барачак: хореограф Марат Гатауллин, вокал буенча Ләйсән Әсхәтова-Арсентьева һәм Гүзәл Бану.

Тимур Сөләйманов, «Сәләт» Фондының башкарма директоры:

-         Смена без планлаштырганнан да әйбәтрәк үтте! Башта без бу чараны Сәләтнең төрле еллардагы сәлкешләре һәм аларның балалары белән берлектә очрашу форматында уздырырга уйладык. Барыбыз бергә җыелгач, аңлашылды: бу бит Сәләтнең яңа аланы – «Сәләт гаиләләре». Миңа үземә аеруча да баянга Сәләт гимнын башкару ошады. 90-нчы елларның ахры, 2000-нченең башы исемә төште. Инде бүген арабызда балаларыбызның йөгерешеп йөрүе – Сәләттә чын дуслыкның барлыгын күрсәтә һәм 10-20 ел узса да югалмый, ә балаларыбыз – безнең дәвамчыларыбыз – иң кече яшьтән Сәләт мохитендә үсә алалар. Бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшәдек! Шәхсән үзем, тормыш иптәшем һәм ике яшьлек балам Әлмир сменадан бик канәгать калдык. Бу елның ахырында узачак киләсе сменаны түземсезлек белән көтеп калабыз!

Илнур Мөхәммәтҗанов, Сәләт ИТ-үзәге җитәкчесе:

-         Сменага бөтен гаиләбез – тормыш иптәшем Айгөл һәм 4 яшьлек кызым Ясминә белән бардык. Бик ошады! Ясминәгә аеруча да! Җылы атмосфера, кызыклы программа, яхшы һава торышы һәм гүзәл табигать! Урманга сәяхәт, яңа дуслар, күрше бүлмәдә яшәүче икетуган абыйсы Азамат һәм сеңлесе Сылу – Ясминәнең күңеленә һуш килде.  Ә миңа төшке аштан соңгы йокы бик ошады. (Көлә)

Биредәге һәр катнашучы үзе үк оештыручы да иде. Барыбыз бергә җыелышып ипи, май һәм сөт сатып алулары бик күңелле булды. Форсаттан файдалынып аерым рәхмәтемне Гүзәл Хәсәновага белдерәсем килә. Бары бер генә җитди минус бар: җитми калды! (Көлә) Тагын шундый очрашуларны көтеп калам!

Илдар Әюпов, Сәләт ветераны:

-         Без үзара күптән таныш булгач арабызда җылы мөнәсәбәтләр иде. Балаларыбызга да бик ошады. Минем 4 һәм 2 яшьлек сабыйларым да инде яңа сменаны зарыгып көтәләр, өйгә һич кайтасылары килмәде.

 4Y_ymcVzK-8.jpg5kv5FycOzQc.jpgai1YB5IEYL4.jpgExj2Yh0UByc.jpgl9h2SyGMcuo.jpgP1011780.JPGP1011790.JPGP1011798.JPGP1011822.JPGP1011831.JPGP1011840.JPG

P1011846.JPGP1011862.JPGdzQIb6e95-I.jpgP1011853.JPGP1011854.JPGP1011869.JPG