Беренче тапкыр СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН узачак! ← кире кайтырга

11-нче апрельдән беренче СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН җыенына гаризалар кабул итә башлыйбыз! Гаризалар 16-нчы апрельгә кадәр кабул ителә. Ә җыен үзе 19-нчы апрель көнне 9:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр узачак.
СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН катнашучылары – Сәләтнең 2020-нче елгы җәйге аланнарына сайлап алынучылар, шулай ук 16-нчы апрельгә кадәр selet.biz сайтында гариза калдырып, катнашырга теләк белдерүчеләр.
СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН @selet.official аккаунтында 12 сәгатьлек туктаусыз live форматында узачак, җыенда Сәләтнең дуслары, фикердәшләре, кунаклар белән туры трансляцияләр оештырылачак, шулай ук махсус чатларда һәр аланның үз чаралары булачак.
Онлайн җыен программасында: рәсми ачылу тантанасы – анда сәламләү сүзе белән Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир дә чыгыш ясаячак; алан директорлары белән туры эфирлар; төркем вакыты; остаханәләр; туры эфирда төшке һәм кичке ашлар («безнең кунак белән бергәләп әзерлибез» форматында); төрле илләрдә яшәүче ватандашлар белән туры эфирлар; интеллектуаль турнир. Җыен Сәләт дуслары катнашында «квартирник» форматындагы концерт һәм шәмчекләр белән тәмамланачак.