IT-өлкәдә уңышка ирешү серләре кире кайтырга

«Первая платформа программной инженерии»

Бүген «Сәләт» йортында «Фәнсар» Академиясенә караган First Software Engineering Platform IT-лабораториясенең ҖЧҖ «Первая платформа программной инженерии» дип аталган  оешмасының рәсми  ачылышы   узды. Нәрсә соң ул программалы инженерия? «Первая платформа программной инженерии»дә кемнәр эшли? Бу юнәлештә уңышка ирешүе авырмы? Барлык әлеге сорауларга да лабораториянең җитәкчесе һәм проект авторларының берсе булган Марсель Сидиков җавап бирде.

- Марсель, проектыгыз хакында тулырак сөйләп үт әле.

- «Первая платформа программной инженерии» – үзенә күрә бер фирма. Безнең компаниянең төп тезисы булып укуда, белем һәм тәҗрибә туплауда теория белән практиканы чиратлаштыру тора. Шуңа да без реаль, булдыра алырлык проектларга гына алынабыз. Бездә укучы студентлар лекцияләрдә теоретик белемнәр генә алып калмыйлар, ә заказ бирүченең конкрет биремен үтәгәндә практик тәҗрибә дә туплыйлар. Бик еш кына безнең ил югары уку йортлары фундаменталь дисциплина белән артык мавыгып, практик эшчәнлек хакында оныталар.  Шуңа да студент укып бетереп эшкә урнашкач, авырлыкларга тап була: коллективка яраша алмый, кирәкле технологияләрне белеп бетерми. Кайчагында хәтта әлеге авырлыкларны җиңеп чыгу өчен берничә еллар үтәргә мөмкин. Безнең төп максат булып исә нәкъ менә студентларны киләчәк эш урыннарына мөмкин кадәр тәҗрибәлерәк итеп озату тора. Менә шундый схема! (Көлә)

- Ә сездә укулары нинди юнәлешлтә булган студентлар эшли?

- Бездә Казан (Идел буе) Федераль Университетының Мәгълүмати технологияләр һәм хисаплау математикасы институты (ВМиИТ-ВМК КФУ) һәм Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе (ИТИС – инновацияле ИТ-факультет) студентлары эшли.  

- Инде ике ай дәамында сезнең лабораториядә дәресләр баруы билгеле.

- Әйе, бу чыннан да шулай. Инде беренче уңышларыбыз да бар: программалы эшләнмәләр буенча тулы комплект булдыра алдык. Монда системалы программалаштыру да, мобиль һәм веб-эшләнмәләр, корпоратив кушымталар да кергән. Безнең коллективта бүгенгесе көндә  20-ләп кеше эшли һәм алар һәммәсе дә проектлар белән мәшгуль. Әлбәттә, кайбер кандидатуралар белән хезмәттәшлек өзелде һәм бу гадәти күренеш. Биредәге авыр хезмәтне һәр кеше дә булдыра алмый. Ә болай, дәресләр бик әйбәт, күңелле үтте.

- Әйдә үзең турында да сөйләшик. Кайда укыдың, белем алдың? Һәм ник программист һөнәрен сайларга булдың?

- 1-нче сыйныфта укыганда миңа компьютер сатып алдылар. Аның процессоры бик күптәнге булгангамы, ул начар эшли иде, мин аңарда хәтта уйнамадым да. Инструкциясен өйрәнеп, компьютер турында китаплар укый башладым. 7-нче сыйныфта С+ телендәге ярыйсы гына булган беренче программамны төзеп карадым. Мәктәпне тәмамлагач, гаиләбез белән Казанга күчеп килдек. Югары уку йортына укырга кергәндә сайлау алдында калдым: ИТИСны сайларгамы, әллә инде ВМКмы? Ахыр чиктә мин ВМКны сайладым, чөнки фундаменталь белем – төп база, ә ВМК – Рәсәйнең иң көчле факультетларының берсе дип саный идем. 2-нче курста студентларны укытып карау теләге уянды. Кемнең программалаштырырга өйрәнәсе килә, аның чыннан да өйрәнә алуын теләдем. Олимпиада үзәге базасында кечкенә генә яшь программистлар түгәрәге ачып җибәрдем. Аңа 10-15 кеше йөри һәм дәресләр бик күңелле үтә иде. Аннары мине безнең факультетның студентлар фәнни җәмгыятенең рәисе итеп сайладылар. Шул елны ук мин аңа фәнни-практик платформа буларак үзгәрешләр керттем. Биредә студентлар үзләре төрле юнәлешләр буенча белем бирә башладылар.  Минем дәресләргә 70-80 кеше йөри башлады, аудиторияләр тулы була, утырырга да урын калмый иде.

- «Сәләт»кә ничек килеп эләктең?

- Семинарларның берсендә Наил Рәис улы Бухараев белән таныштык. Икебез дә бер теләк белән яна – башлап җибәрүче программистларга булышырга тели идек. Ул мине Әнвәр Туйкин белән таныштырды. Ә Әнвәр, үз чиратында, Элина Степанова белән. (Әнвәр Туйкин, Элина Степанова - «Сәләт» ветераннары) Дүртәүләшеп зур җәйге проект башлап җибәрдек.

- Бик тиздән яңа уку елы башланачак. Үзегезгә практика үтәргә студентлар кабул итәчәксезме?

- Уку елы башыннан без универститет белән актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә планлаштырабыз. Бу безнең дәресләрне университетның уку планына кертү дигән сүз. Ә практика үтү мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә, рәхим итегез!