Самарада Сәләтнең беренче кышкы сменасы узды ← кире кайтырга

Самарадагы «Золотая рыбка» ял итү һәм сәламәтләндерү лагерендә Сәләтнең кышкы сменасы үтте. Аны без «Сәләт-Самара» клубының актив эшчәнлеге, «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Рәфгать улы Газизов, ярдәмчесе Фәридә Гомәр кызы Хәмидуллова һәм сменаның директоры – «Яктылык» мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары – Инзилә Рәлиф кызы Гыйзәтулина ярдәме белән чынга ашырдык.
«Смена бер сулышта, бик яхшы узды! Бик көчле әйдаманнар! Соклануымның чиге юк! Балаларны кире өйләренә озатканда абый-апаларыннан аерыла алмый елап беттеләр. Бик күпләрнең бу иң шәп Яңа ел каникуллары булгандыр», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Инзилә Рәлифовна.
7 көн дәвамында 6 әйдаман, өлкән әйдаман, чыннан да, балалар белән бик дуслаштылар. 3 төркем сәлкешләр камилләшү дөньясына аяк бастылар.
Әйдаманнар татар, инглиз, кытай телләре дәресләре уздырдылар. Математика, физика, информатика фәннәрен укыттылар, төрле кызыклы остаханәләр бирделәр, тренинглар үткәрделәр. «Интуиция», «Түбәтәй», «Top Gear», «Самара кичләре» кебек уеннар һәр баланың күңеленә хуш килде. Сменада кичергән хисләрне янәдән искә алу өчен катнашучылар «Сәләт-Самара» клубы сафларына кушылырлар дип ышанып калабыз.
Самара шәһәре татар милләтенең танылган вәкилләре үз тормышлары хакында сөйләделәр, уңыш формуласы белән уртаклаштылар, тиешле нәтиҗәгә ирешү серләрен чиштеләр.
Мәктәп директора Радик Рәфкатович һәм Самара шәһәре округы Думасы депутаты Минәхмәт Мидхәт улы Хәлиуллов смена кысаларында сәламәтлек көне үткәрделәр. Сәлкешләр атларда йөри алдылар, чаңгы, тюбингларда шудылар, саф һавада актив уеннар уйнадылар.
Катнашучылар да, оештыручылар да смена хакында бик яратып сөйлиләр.
Сабир Галимуллин, «Сәләт-Самара» клубы рәисе:
- Минемчә, беренче смена өчен бик шәп үтте. 7 көн эчендэ әйдаманнар төрле өлкәләрдән белем бирә алдылар, дәресләр кирәкле мәгълүматларга бай булды. Сәләттә моңарчы булмаганнар чын Сәләт мохитен сизә алдылар. Бу безнең өчен зур шатлык. Һәр бала да үзе өчен нинди дә булса файда күрде дип шикләнми әйтә алабыз. «Сәләт-Самара» аланы киләчәктә тагын да үсәр дип ышанып калабыз! Алдагы көннәрдә яңа максатлар куеп тагын да зуррак һәм кызыграк аланнар оештырырга насыйп итсен. Барлык катнашучылар яңа тәэсирләр һәм шатландыргыч мизгелләр туплап өйләренә кайтып киттеләр. Оештыручыларга һәм катнашучыларга бик зур рәхмәт! Алардан башка «Сәләт-Самара» аланы мондый кызу һәм шәп булмас иде.
Гөлнара Галимова, сәлкеш:
- Бу минем Сәләттәге 6-нчы сменам булды. Бик ошады! Кызык, тиз, матур узды! Җылы җәйгә кире кайткандай булдым. Соңгы тапкыр сәлкеш булуым, шуңа да каникуллар нәкъ шулай үтүенә бик канәгать калдым. Әйдаманнар шәп! Балалар бик актив. Беренче көннән үк смена үзенә алып кереп китте: сөрәннәр, биюләр өйрәндек. Дәресләр, остаханәләр бик файдалы узды. Әйдаманнарга зур рәхмәтлемен: Сәләт мохите тудыра белделәр. Хәзер балалар сменаның шулай тиз узуына көенеп йөриләр, тизрәк җәй җитүен көтәләр. «Сәләт-Самара»ның киләчәге өметле дип уйлыйм.
Адилә Рәхимова, «Сәләт-Самара» клубы активисты:
- Берләшмәдә мин 2014-нче елдан бирле, сменаны бик көтеп алдык. Әйбәт үтәчәгенә шигебез булмады. Шулай узды да. 3-нче гыйнвар көнне смена ачылды, «Золотая рыбка»га килдек. Биредә безне шат йөзле әйдаман абый-апаларыбыз каршы алды. Алар безгә атна дәвамында күтәренке кәеф өләштеләр. Шунда ук мин бу сменаның озакка хәтердә каласын аңлаган идем инде.
Җиде көн бер мизгелдә үтте. Мондый хисләр күптән кичергәнем юк иде! Һәр көн үзенчәлекле, кабатланмас узды. Бер сәлкеш тә әйдаманының иътибарыннан, җылы мөгаләмәсеннән читтә калмады. Һәр буш минутларын безгә багышладылар, тормышыбыз белән кызыксындылар, үзләре хакында сөйләделәр.
Дәресләр дә мәктәптәгегә караганда кызыклырак узды. Фән дөньясына мәхәббәт уяттылар алар бездә.
Безнең хәзер үз җырыбыз бар, Инзилә апа аланга бию куйды. Хәзер мәктәбебез коридорларында гел бер җыр яңгыраячак! (Көлә)
Соңгы кич онытылмаслык булды. Безнең чыгыштан соң әйдаманнар уратып алып үз фикерләрен белдерделәр. Алар һәр баланың күңел түренә үтә алганнар, күзгә яшьләр бәреп чыкты хәтта.
Смена тәмамлануын аңлау бик моңсу булды. Әйдаманнар составы Сәләтне бар яклап ачып бирә алды. Зур ышаныч белән «Сәләт-Самара» мин булган иң шәп смена дип әйтә алам! Киләчәктә дә аңа уңышлар телим!