Форумда әйләнә-тирәне саклау буенча социаль плакатлар күргәзмәсе ачылды ← кире кайтырга

Күргәзмәнең авторы: Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 2017-нче елгы чыгарылыш студенты Диана Иванова.
2017-нче елда Диана Иванова плакатлар сериясе әзерләгән. Плакатларда автор экологик проблемага карата булган фикерен, мөнәсәбәтен белдерә, кешенең бер генә гамәле дә хайваннар дөньясына нинди зыян китерергә мөмкин булуы хакында сөйли.
Плакатларда хайваннар дөньясы һәм чүпләр сурәтләнгән: соры челән һәм биш литрлы су савыты, чөгә балыгы һәм газлы су савыты, кряква үрдәге һәм пластик савыт, буа әкәм-төкәме һәм батарейка, кәрәкә балыгы һәм бензин савыты, елга кысласы һәм су савыты, кама һәм чүп-чар.
Автор инандыра торган фактлар китерә. Чүп табигый шартларда бик озак таркала: консерва савыты – 90 елга якын, полиэтилен пакет – 200 елга якын, пластмасса – 500 елга якын, пыяла – 1000 елга якын.