Сәләт Форумының кызыклы программасы кире кайтырга

Бүген, 12-нче июль көнне, V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумына кунак булып, Биләр музей-тыюлыгы территориясенә Татарстанның Актаныш, Әлки, Апас, Баулы, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Кама тамагы, Мамадыш, Менделлевск, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Кайбыч, Яңа чишмә, Норлат, Питрәч, Чистай һәм Ютазы районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән делегацияләр килде.

GUM-8868.jpg

Берьюлы 700 кеше Форум эшчәнлегенә кушылып, күңелле һәм файдалы уку-укыту, күңел ачу, ял итү, спорт программаларында катнаштылар.

«Oxademy» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Сайед Шахзад белешмәләрнең тиешенчә һәм эффектлы куллану хакында сөйләде. Очрашу һәм аралашу инглиз телендә барды, катнашучылар спикерга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар.

GUM-8992.jpg

«Казан ачык сәләтләр университеты» оешмасы вәкилләре белән берлектә балалар уңышка ирешү серләрен чиштеләр. «Икътисадчы математиканы әйбәт белергә тиеш, табиб – биологияне, программист – техниканы. Бу күренеш «хардскилс» дип атала, ул җитди бурычлар куя, үз эшеңне әйбәт белүне тәлап итә. Һәр кеше үз һөнәренең остасы булырга тиеш», – дип белдерде спикерлар.

Шул ук чатырда сәлкешләр тормышта 5 кул кысышу кагыйдәсен истә тотарга кирәклегенә төшенделәр. «Һәр танышу саен сезнең мөмкинлекләрегез дә үсә бара. Кечкенә генә бала да сезгә кирәк булырга мөмкин. Вакыт узу белән сез аның белән бер командада эшли аласыз, бәлки әле удбөтенләй сезнең җитәкчегезгә әйләнеп куяр», – ди мөгалимнәр.

GUM-8655.jpg

«Казан марафоны 2016» проекты җитәкчесе Вадим Янгиров  яшәү рәвешенә әйләнгән спорт хакында әңгәмә корды.

«Эффектлы эшчәнлеккә татар теле ачкыч» дигән темага кызыклы лекцияне Казан энергетика көллияте укытучысы Раил Шәмсетдинов алып барды. «Без үз туган телебездән оялырга тиеш түгелбез. Тел, беренче чиратта, гаиләдән килә. Аннары гына укытучылардан», дип белдерде ул.

Чукча бренды авторы Артем Глебов үзенең уңыш форумаласын чиште.

«Lingua Like» инглиз телен өйрәнү үзәге җитәкчесе Алинә Садриева чит илдә белем алу мөмкинлекләрен санап чыкты.

GUM-8843.jpg

«Сәләт ФМ» радиосы алып баручылары – «Болгар радиосы» хезмәткәре Айсылу Хаҗиева һәм Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Гәрәев радио һәм театр эшчәнлеге хакында сөйләделәр, һөнәри методикалары белән бүлештеләр.

Делегацияләр интеллектуаль һәм спорт эстафеталарында көч сынаштылар. 3-нче урын Питрәч, 2-нче – Апас районнарында, 1-нчелекне Чирмешән һәм Әлки бүлеште.

«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге территориясендә урнашкан бассейнда катнашучылар дайвинг серләренә төшенә алдылар.

IMG_2747.jpg

Ә спорт мәйданчыгында футбол буенча чемпионат оештырылды.

GUM-9306.jpg

Форумда катнашучыларның шатлык авазлары бер минутка да тынып тормый. Һәр алан кичке чара барышында үз командасын тәкъдим итте. Афәрин!