Сәләт Йортында – хор фестивале кире кайтырга

В Доме Сәләт прошел V Открытый хоровой фестиваль
24-нче ноябрьдә Сәләт Йорты җыр-моңга күмелде. Бездә «Илһам - Вдохновение» V ачык хор фестивале узды.

Фестивальдә барлыгы 7 хор катнашты. Алар:

1. И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте теоретик бүлекчәсенең «Antlitz» камера хоры.
Хор җитәкчесе: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Семёнова Светлана Михаил кызы.
2. «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының «D’art» хор-студиясе.
Хор җитәкчесе: Мәхмүтова Аделя Виктор кызы.
3. Казан шәһәренең «4-нче балалар мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең «Piccolini» балалар хоры.
Хор җитәкчесе: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Семёнова Светлана Михаил кызы.
4. Казан шәһәре «П.И. Чайковский исемендәге 1-нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең «Сөембикә» вокаль ансамбле.
Ансамбль җитәкчесе: Ахунова Гүзәл Мансур кызы.
5. И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте «Халык җырларын соло башкару» бүлекчәсенең татар хоры.
Хор җитәкчесе: Ахунова Гүзәл Мансур кызы.
6. Казан федераль университетының татар халык хоры.
Хор җитәкчесе: Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәхимуллин Ирнис Әхмәдулла улы.
7. Казан шәһәренең «В.И. Ленин исемендәге мәдәният йорты» муниципаль бюджет мәдәният учреждениясенең «Полёт» халык хоры.
Хор җитәкчесе: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шмелёва Татьяна Николай кызы.

Фестивальнең сәнгать советы әгъзаларын да әйтеп үтәргә кирәк: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыкаль театр кафедрасы мөдире Әлфия Ибраһим кызы Җаппарова; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәхимуллин Ирнис Әхмәдулла улы; композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлекләре әгъзасы Риф Хоббул улы Гатауллин.

Катнашучылар дипломнар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә «D’art» хор-студиясе җитәкчесе Мәхмүтова Аделя Виктор кызына Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.