Яшь язучылар, драматурглар һәм журналистларның көче ← кире кайтырга

Үз чиратыбызда җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Конкурска эшләр биш номинация буенча кабул ителде: проза, поэзия, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика. Өч яшь категориясенә бүленгән иде: кече яшьтәгеләр (12-14 яшь), урта (15-18 яшь) һәм олы яшьтәгеләр (19-22 яшь).
Катнашучыларны һәм аларның педагогларын «Сәләт» Фондының Башкарма директоры Тимур Сөләйманов сәламләде. Ул Сәләт берләшмәсе турында сөйләде, быел җәй 24 профильле смена һәм 6 Халыкара белем бирү Форумы узачагын искә төшереп китте.
Конкурсантларга бәя биргән мәртәбәле жюри составында «Идел» журналының баш мөхәррире Радик Сабиров, баш мөхәррир урынбасары Гөлүсә Закирова, журналның сайт редакторы Зөләйха Камалова, «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева, «Ялкын» журналының җаваплы сәркатибе Айгөл Абдрахманова.
Айгөл Вәлиуллина, проект җитәкчесе:
– Конкурсның эше март аенда ук башланды. Башта программа эшләдек, гаризалар кабул итү кампаниясен ачып җибәрдек. Өч атна дәвамында катнашучыларның эшләрен кабул иттек. Минемчә, бу – иң төп этап, чөнки жюри әгъзалары эшләрне читтән торып тикшерде.
Гомумән алганда, безнең проектның өч максаты бар: беренчесе – белем бирү һәм гомумән кешене үстерү; икенчесе – Сәләт проектларына һәм җәйге аланнарга эләгергә теләгән талантлы, актив балаларны туплау; өченчесе – конкурс катнашучыларын Флүс Латыйфи белән таныштыру.
Катнашучылар арасында Сәләткә беренче тапкыр килеп эләккәннәр бик күп иде. Аларга җәйге сменалар, ARTS BILER FORUM һәм башка проектлар хакында аңлаттык.
Команда турында әйтсәк, без бер ел дәвамында бергә эшләдек һәм бу иң актив, иң ярдәмчел кешеләрдән торган команда. Һәр юнәлеш буенча – гариза бирү кампаниясе булсынмы ул, пиар-кампания, жюри һәм партнерлар белән эшләү булсынмы – юнәлеш күрсәтүче координаторлар һәм аларның кечкенә генә үз командасы бар иде. Шул рәвешле зур бер команда барлыкка килде.
Рүзәл Шәрипов, катнашучы:
– «Сәләткә нур булган йолдызлар» – үзеңне һәм үзеңнең сәләтләреңне ачар өчен менә дигән мөмкинлек, минемчә. Җиңүчеләрне котлау белән генә чикләнмичә, аларга Сәләт Йортында кызыклы мастер-классларлар үткәрелүе, җанлы аралашу, тәкъдим-киңәшләр бирелүе бик ошады. Конкурсның казыйлар Шурасы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, танылган шагыйрьләр, прозаиклар, күренекле журналистлар һәм мәдәният эшлеклеләреннән торды. Иҗат җимешләрем мондый олуг шәхесләр тарафыннан бәяләнүе күңелемдә горурлык хисләре уятты. Әлеге бәйге ел саен үткәрелеп торсын иде, дип кенә телисе кала!
Һәр катнашучыга конкурс тематикасын ачып бирә торган бүләк тапшырылды – китаплар, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры спектакльләренә билетлар.