«Ел башҗитәге» номинациясенең чираттагы этабы гөрләп узды кире кайтырга

Очный отборочный этап номинации «Ел башҗитәге»

Кичә, ягъни 14-нче декабрь, дүшәмбе көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23)  «Сәмрух 2015» ел премиясендәге «Ел башҗитәге» номинациясенең чираттагы этабы гөрләп узды. Биредә «Сәләт» җәйге аланнарының директор һәм өлкән әйдаманнары үзара көч сынашты.

«Ел башҗитәге» номинациясендә сайлап алу турын узып әлеге этапка барлыгы 6 башҗитәк үтте: «Сәләт-Раушан 2015» аланы директоры Надир Курамшин; «Сәләт-Раушан 2015» өлкән әйдаманы Илсөяр Хисмәтова; «Сәләт-Тел 2015» аланының директоры Нариман Димөхәммәтов;  «Сәләт-Санак 2015» директоры Ләйсән Сабитова; «Сәләт-Гайрәт 2015»нең өлкән әйдаманы Ришат Нуруллин һәм  «Сәләт-Рухият 2015» директоры Венера Галимова.  «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир шушы этапка узу зур җиңү икәнен белдерде. «Беренче булу да, икенче булу да мөһим түгел. Сез биредә, сезнең канат астында йөзләгән сәлкеш белем алган, ял иткән, үзенә үрнәк итеп алган. Шушы үзе җиңү түгелмени? Бүген сезнең алда утыручы жюри әгъзаларын чын күңелдән кызганып куям. Бигрәк авыр эш тора алларында. Иң-иңнәр арасыннан иң-иңне эзләү иң авыр хезмәт, минемчә. Шуңа хөрмәтле жюри әгъзаларына да, хәзер чыгыш ясаячак башҗитәкләргә дә уңышлар һәм илһам теләп калам!» - дип изге теләкләрен юллады ул.

Ә жюри исә, чыннан да, бик мәртәбәле иде:  ТР  министрлар кабинеты аппаратының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин; ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары  Айрат Гатиятов;  «Сервис Стайл» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Ризванова; «Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир; «Сәләт» клубы президенты Айгөл Габдрахманова; «Сәләт» эшлекле башлангычлар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова; «Әйдаманнар мәктәбе» проекты җитәкчесе Венера Сөләйманова; «Сәләт» ветераны Гүзәл Гатауллина.

Һәр катнашучыга 3 минут вакыт бирелде. Шушы вакыт аралыгында ул үзе белән мөмкин кадәр үзенчәлекле итеп таныштырырга, «Сәләт»тә һәм башка өлкәләрдә ирешкән уңышларын санап үтәргә һәм «Сәмрух» премиясендә җиңү аңа ник кирәк булуын аңлатырга тиеш булды. Барысы да әлеге биремгә бик җаваплы караганнар, тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора. Мисал өчен, Ришат белән Илсөяр чыгышлары җыр белән үрелеп барды. Ә Надир, математика укытучысы буларак, статистикага игътибар иткән: «Сәләт»тә булу чорында аңа 23 кыз гашыйк булган. Ләйсән дә үз саннарын атап узды: «Сәләт»тә эшләү дәверендә 451 сәлкеш белән аралаштым!» - ди ул. Венара, иҗат кешесе буларак, үз чыгышын спектакль формасында әзерләгән. Ә Нариман киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. Һәр чыгыштан соң жюри әгъзалары үзләренең күпсанлы четерекле сорауларын яудырды. Кыскасы, бер сүз белән әйткәндә, барлык чыгышлар да күңелле һәм уңышлы үтте. Афәрин!

«Сәмрух 2015» премиясе дәвам итә. 2015-нче елда тагын ике сайлап алу этабы узачак: 16-нчы декабрь 15.00 «Ел проекты», 18-нче декабрь 15.00 «Ел әйдаманы» номинацияләре. Дусларыгыз, остазларыгыз өчен җанатарга килегез, уңай эмоцияләргә чумып, тәҗрибә туплап китәрсез.

Фотоотчет