Конкурска нәтиҗәләр ясалды кире кайтырга

Итоги конкурса кричалок
Дуслар! Барыбыз да зарыгып көткән «Болгар-Туган Тел» форумы башланып китте. Хәтерләсәгез, без конкурс игълан иткән идек. Һәм, ниһаять, нәтиҗә ясар вакыт җитте. Менә алар, җиңүчеләр!

1-нче урын  Эльвина Мухаметгалиева 407 лайк җыйды.

Татар телен саклыйк диеп,
Җыелдык без «Сәләт»кә.
Туган телдә аңлашабыз
Изге Болгар җирендә. 

2-нче урын  Илюзә Хәмитова 176 лайк җыйды.

1) Идел-Җаек арасы,
Безгә алга барасы.
Туган телен мактап җырлый
Бүген Болгар баласы. 

2) «Татар»  минем нәселем,
Беләм телнең кадерен.
Бөек Болгар, данлы Болгар
Өйрәнәбез серләрен.

3) Болгар җире-изге җир, 
Монда килеп сәлам бир.
«Ата-бабам»  дип, һәр кеше
Теле өчен җан ата.
Һәр әйдаман, һәр сәлкеш
Туган телен ярата!

3-нче урын – Рәдиф Гарипов 107 лайк җыйды.

Изге Болгар җире безне дәшә, 
Саклап калу өчен телемне,
Халкымның бит иң зкр хәзинәсе-
Татар теле – бөек Тукай теле!

Иң яхшы сөрәннәрне (кричалка) иртәгә Форумның ачылыш тантанасында яңгыратачакбыз.