«Сәләт-Олимп» олимпиадасы нәтиҗәләре билгеле! ← кире кайтырга

Олимпиада Казан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә оештырылды. Читтән торып катнашу этабына 5000нән артык гариза килгән булса, анда сайлап алынган 1500ләп бала килеп катнашу этабына чакырылды.
Инглиз теле, татар теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча олимпиада нәтиҗәләре 28-нче октябрьдә билгеле булачак.
Барлык катнашучыларга да рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләсе олимпиадаларда көтеп калабыз:
10-нчы ноябрь – математика;
17-нче ноябрь – инглиз теле һәм татар теле;
24-нче ноябрь – химия, биология һәм әйләнә-тирә дөнья.
Киләсе очрашуларга кадәр!
ОЛИМПИАДА НӘТИҖӘЛӘРЕ