Рәсәй студентлар язы. «Команда 2016» ← кире кайтырга

«Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе командасының остазы булып тора. Команданың исеме дә, язга хас булганча, «Sensus Veris» дип атала (латинчадан тәрҗемә иткәндә «яз исе» дигән сүз). Команданың составында 7 студент кыз. Татарстан Республикасы «Рәсәй яшьләре союзы» оешмасының рәисе урынбасары Гөлсу Атауллова команданың кураторы буларак билгеле.
«Күп кызлар өчен әлеге чара тормышларында беренче зур проект булып тора. Алар яңалык көтеп яшиләр! Проект миңа беренче караштан ук уникаль булып тоелды, шуңа да катнашырга мөмкинлек булуын белгәч, бик теләп ризалаштым. Киләчәктә проект нинди үсеш алыр, командабыз нинди нәтиҗәләргә ирешер - боларның барысын да вакыт күрсәтер», - дип, фикерләре белән бүлеште Гөлсу.
Бәйгенең беренче атнасында командалар үзләренең уку йортларында һәм бер мәктәптә презентация уздырырга тиеш иде. «Яз исе» командасы КДВМАда һәм 144-нче мәктәптә тәкъдим итү кичәләре уздырдылар. Кызлар алда торган Фестиваль белән таныштырып уздылар, викторина үткәрделәр, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм тәмле күчтәнәчләр белән бүләкләделәр.
Презентация барышында остазлары Тимур Сөләйманов та бар иде. Ул студентларга һәм мәктәп укучыларына Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте хакында сөйләде, «Сәләт» проектлары белән таныштырды. Тимур яшьләрнең һәммәсен дә Рәсәй студентлар язында катнашырга чакырды, Республикабыз өчен мөһим чарадан читтә калмаска кирәклеген искәртте.
«Команда 2016» проекты яшьләргә остазларының тәҗрибәсен туплау, алда торган Фестиваль белән якыннан танышу һәм аның үсешенә үз өлешеңне кертү мөмкинлекләен бирә.