Шахмат уенына мәхәббәт уяну ← кире кайтырга

О любви к шахматам

«Атлант» шахмат клубы 20-нче март көнне, «Сәләт» йортында (Островский ур., 23), Әдип Әлмирнең туган көне уңаеннан турнир уздырачак! Турнирга кадәр «Сәләт» йортында махсус күнекмәләр бара. Гаризалар  исә 17-нче мартка кадәр кабул ителә. Биредә һәр теләгән кеше дә катнаша ала. Күнекмәләрнең ничек узганы, нәтиҗәлелеге хакында безгә «Атлант»ның укытучысы Альбина Бакунина сөйләп узды.   

- Шахматка мәхәббәтең ничек туды?

- Әти ярдәме белән.  Кызыксынып киттем, сәләтем барлыгы ачыкланды. Беренче җиңүләрдән соң кызыксынуым тагын да арта төште.

- Үзеңнең шәхси күзәтүләреңнән чыгып әйт әле: егетләр яхшырак уйныймы, кызлармы?

- Кем остарак икәнен әйтә алмыйм. Тик егетләрнең уены һәрвакыт стабильлекне саклый, монысы – факт.

- «Атлант»та син күптәнме?

- 2015-нче елның октябреннән бирле.

- Хәзерге вакытта клубта ничә кеше?

- 15-кә якын. Яшьләре буенча да төрле алар. Мәктәп укучылары да бар, студентлар да. Биредә аларның барысын да шахматка булган мәхәббәт берләштерә.

- Шахмат уенының серләренә төшендерү авырмы?

- Инде 4-нче ел укыткангамы, минем өчен бу гадәти эш. Укучының үзеннән дә тора бит әле. Әгәр ул максатчан һәм өйрәнергә әзер икән, уку процессы да җиңел һәм рәхәт бара.

- Материал җиңел үзләштереләме?

- Яшь категориясенә һәм уйнау дәрәҗәсенә карап индивидуаль программа сайларга тырышам. Вакыт узган саен уен авырлыгы дәрәҗәсен арттырам. Шуңа да укучылар материалны җиңел үзләштерә.

- Турнирда үзең катнашачаксыңмы?

- Белмим әлегә. Миңа калса, катнашырга да, эш процессы белән дә идарә итәргә авыррак булыр.

- Аклар белән уйнау ошыймы, каралар беләнме?

- Аклар белән, әлбәттә! Теләсә кайсы шахматчы сезгә шулай дип җавап бирер. Аклар беренче йөри бит, димәк уенның тизлеге алар кулында.

- Иң яраткан йөрешең?

- Мин өстенлекне ярымябык позицияләргә бирәм. Шуңа да иң яраткан йөрешем 1.d4.

- Тагын берәр җирдә укытасыңмы?

- Мин Татарстан Республикасының профессиональ тренерлары ассоциациясендә торам. Безнең команда барлык Казанлыларны шахмат уйнарга өйрәтә. Мин мәктәп укучыларында дәресләр бирәм, балалар белән индивидуаль рәвештә шөгыльләнәм.

- Катнашучыларга теләкләрең?

- Уеннан ләззәт алыгыз. Бу иң мөһиме. Оттырсагыз да кәефегезне төшермәгез. Чираттагы һәр турнир көчлерәк булырга бер сәбәп кенә ул. Көндәшегезне хөрмәт итәргә өйрәнегез: җиңә дә, җиңелә дә белергә кирәк. 

Турнирда катнашу өчен гаризалар17-нче мартка кадәр кабул ителә.