«БикаФест» җиңүчесе республикабызны, илебезне яулауны дәвам итә кире кайтырга

Победительница «БикаФест» продолжает покорять Республику Татарстан и всю страну

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XIV Республикакүләм музыкаль-әдәби «БикаФест» фестивале җиңүчесе Мәликә Насыйбуллина Шәүкәт Биктимеровка багышланган «Әлмәндәр варислары» Халыкара балалар театраль иҗаты фестиваль-бәйгесендә дә җиңүгә лаек дип табылды. Чарада 70-тән артык балалар театр коллективлары һәм яшь артистлар катнашты.   Түбән Кама шәһәре Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче кыз «Нәфис сүз программасы» номинациясендә беренчелекне яулады. Чыгышлары иң яхшы дип саналган катнашучылар Казан дәүләт мәдәният институтына имтиханнарсыз гына укырга  керә алачак.

«БикаФест» фестивалендә дә Мәликә башка авторларның әсәрләрен уку өлкәсендә зур уңышларга ирешкән иде. Тик бу әле уңышларының бер кечкенә өлеше генә: шулай ук ул Чувашия Республикасында үткәрелеп килүче Халыкара яшь башкаручылар «Звездный Олимп» бәйгесендә дә 2-нче дәрәҗәдәге лауреат исемен яулаган. Биредә ул Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы хакындагы шигыре белән чыгыш ясап, жюри әгъзаларының күңелен яулаган иде.

Мәликә турында

Мәликә бик иртә сөйләшергә өйрәнә. Әти-әнисе аңа гел «Муха-Цокотуха» шигырен укыган, яшь ярым булганда исә бәләкәй кызчык рольләргә бүлеп  сөйләргә өйрәнгән. 3 яшендә беренче тапкыр Мәликә нәфис сүз бәйгесендә катнаша, тик аннары гимнастика һәм бию белән мавыгып китә.  9 яше тулгач «Әни, хомяк алып бирәсез!» дигән шарт белән, яңадан иҗатка әйләнеп кайткан. «Хомягымны әле дә үлеп яратам», – ди Мәликә. Бәйгеләрдә катнашып аңа ул читлек тә алып биргән.

Мәликә, «Сәләт»кә ничек килеп эләктең?

- Әнием «БикаФест» фестивале хакында ишетеп алды да, миңа катнашырга тәкъдим итте.

Кем булырга хыялланасың?

- Белмим, теләкләрем һәрвакыт үзгәреп тора. Әлегә диктор яки актриса буласым килә.

Бәйгеләргә әсәрләрне ничек сайлыйсың?

- Әнием белән. Ул миңа төрле шигырьләр, проза язмалары бирә, укып-танышып чыкканнан соң гаиләбез белән аны анализлыйбыз: ни турыда бу әсәр, авторның төп фикере нинди, сюжетын кат-кат күздән үткәрәбез. Шуннан соң гына өйрәнә башлыйм. Ятлап бетергәннән соң гына Балалар иҗаты үзәге директоры Ульяна Князева (Татарстан Республикасының атказанган артисты, «Мунча ташы» юмор театры актрисасы) янына барам. Аның ярдәме белән төрле төзәтмәләр кертәбез, халыкка әсәрне ничек тиешенчә, дөрес итеп җиткерергә икәнен хәл итәбез. Тирән мәгънәле әсәрләрне бик яратам,  шигырем күңелгә үтеп керсен дип тырышам.

Син катнашачак киләсе бәйге нинди?

- Бер үк вакытта 3 бәйгегә әзерләнәм. Даталары буенча да бер вакыттарак үтәләр: Габдулла Тукай исемендәге VI  Бөтенрәсәй  шигырь укучылар бәйгесе (Казан),  Халыкара «Живая классика» шигырь укучылар бәйгесе, Бөтенрәсәй «Другое измерение» театр коллективлары бәйгесе. Соңгысында былтыр катнашкан идем инде, ошады.

«Сәләт» җәйге аланының кайсысына барыр идең?

- Мин теләсә кайсысына барыр идем. Әнием барысын да күрсәтеп чыкты. Күп-күп яңа дуслар табасым, чаралар әзерләргә булышасым, тәҗрибә уртаклашасым килә. Татар телен яхшылап өйрәнеп, фикеремләремне белдерәсем, татарча аралашасым килә. Күп-күп телләр беләсем килә! (Көлә) Төгәл кайсы алан икәнен шушы көннәрдә әнием белән сайларбыз.

Гаиләсе турында

Гөлнара Минҗамалетдиновна, кызыгызга бәйгеләргә әзерләнергә булышасызмы?

- Әйе, булышам. Мин генә түгел,  дус-тату гаиләбез белән булышабыз: әтисе, әбисе һәм карт әбисе (90 яшь).

Мәликә сәхнәдә булганда дулкынланасызмы?

- Әйе. Артыннан шигырьнең сүзләрен кабатлап барам. Тик чыгыш ясыйсы көнне мөмкин кадәр дулкынлануымны сиздермәскә тырышам: андый вакытта күңелле вакыйгалар турында сөйләшәбез, тормышыбызда кызык эпизодларны хәтердән яңартабыз.

Кызыгыз белән горурланасызмы?

- Белмим, тик аның шигырь укуы миңа бик ошый. Күзләрендәге очкыннары ошый, һәрвакыт үсешкә омтылуы ошый... Мәктәптә сыйныфташлары арасында ул берни белән дә аерылмый, үзен бик тыйнак тота. Ә сәхнәдә ул бөтенләй башка: чәчәк кебек ачыла дияр идем хәтта.

Үсеп җиткәч аны кем буларак күрергә теләр идегез?

- Миңа калса, аның булачак һөнәре турында сөйләшергә әлегә иртәрәктер. Гуманитар фәннәргә сәләте бар дип саныйм. Иң мөһиме, сәламәт булуын телим, мәдәниятнең теләсә кайсы өлкәсенә яраклаша алыр дип уйлыйм. Мәликә биюгә йөри, театр сәнгате белән кызыксына. Һөнәр сайлар вакыт җиткәнче ул төп карарны үзе кабул итә алуын телим. Моның өчен әти-әниләр баласына һәрьяклап булышырга, аның кече яшьтән үк көчле якларын билгеләргә тиеш дигән фикердә мин.

Ә «Сәләт» берләшмәсенә карашыгыз ничек?

- Сездәге кебек яшьләр булганда безнең мәдәниятебез һәрдаим үсештә булачак! «БикаФест» бәйге-фестивалендә оешманың җылы мохите мине таң калдырды, оештыру комитетының дуслыгы, жюри әгъзаларының гаделлеге хөрмәт уятты. Яшьләр арасында энтузиастлар бик күп икән. Мәликә дә әлеге берләшмәгә килеп үзенә бик күп яңа дуслар табар, татар телен яхшырак өйрәнер һәм акцентсыз сөйләшә, иркен аралаша алыр дип өметләнәм! Форсаттан файдаланып, «Сәләт»кә, Мәскәүдә узган Кремль чыршысы өчен зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Бу бәйрәм Мәликә өчен гади бүләк кенә түгел, ә хыялын тормышка ашыру булды.