Мини-футбол буенча юбилей турнирының җиңүчеләре билгеле ← кире кайтырга

«Сәләткә – 20!» проекты үз эшен дәвам итә! 23 нче ноябрь көнне «Ватан» спорт комплексында әлеге проект кысаларында үткәрелүче «Спорт Марафоны»нда мини-футбол уены турниры булып узды. Исегезгә төшерәбез, үткән атнаның якшәмбесендә, ягъни 16 нчы ноябрь көнне әлеге турнирның чирекфинал уенын уйнасак, бүген исә ярымфинал һәм финал өлешен үткәрдек.
Ярышта 19 команда көч сынашты. Ярымфиналга шуның бары 3се генә үтә алды: «ТТЛ егетләре», «Сәләт-Санак» һәм «Сәләт-Бөгелмә» җыелма командалары. Шобага салу ярдәмендә беренче булып Санакка каршы Бөгелмә көч сынашты. Уенның 10 минуты да бик киеренке һәм шау-шулы узды. Аның нәтиҗәсендә «Сәләт-Санак» җыелма командасы җиңү яулады һәм финалга үтү бәхетенә иреште. Финалда инде алар «ТТЛ егетләре» белән көч сынаштылар.
«ТТЛ егетләре» белән «Сәләт-Санак» шулай ук тиешле 10 минутны уйнады. Башта 1:0 исәбе белән «ТТЛ егетләре» алга чыкты. Тик озак та үтмәде, исәп тигезләнде. Нәтиҗәдә, «Санак» командасы 2:1 исәбе белән чемпион титулын яулады.
«Спорт Марафоны»ның җитәкчесе Нияз абый Муртазин спорт ярышларының алда әле тагын шактый булачагын белдерде. «План буенча киләсе атнаның якшәмбесенә баскетбол матчларын куйдык. Алар «Буревестник»та үтәчәк. Аннары чиратта эстафета тора», - дип сөйләп узды ул.
Ә без исә үз чиратыбызда килгән катнашучыларга һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. «Спорт Марафоны»ның яңалыклары белән сез selet.biz сайтында һәм иҗтимагый челтәрләрдә танышып бара аласыз.