Тимур Сөләйманов: Яңа доменлы исем – Сәләтнең көзгесе, милли бизәге ул кире кайтырга

Тимур Сулейманов: Новое доменное имя – это «парадная дверь» в Сәләт, национальный орнамент

Сайт – теләсә кайсы оешманың визит карточкасы. Сәләт берләшмәсенең 2 доменлы исеме бар: бер-берсендә мәгълүмат кабатланучы selet.biz һәм selet.tatar.  Икенче доменлы исемнең нигә кирәк булуы, аңарда нинди проектлар чынга ашырылуы хакында «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов һәм Сәләт ИТ-үзәгенең җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов сөйли.

Тимур Сөләйманов:

-         Икенче доменлы исемне без Сәләт оешкан, Арчада 60 балалы беренче смена үткәрелгән 1994-нче елда  ук алган булыр идек тә, кызганычка каршы, бу 2014-нче елда гына мөмкин булды. Шуннан бирле безнең ике доменыбыз бар. Сәләт – Татарстанда туган оешма. Бүгенге көндә күп кенә зур проектларыбыз чит төбәкләрдә үткәрелүенә, дөнья буйлап сәяхәт итүебезгә карамастан, үз тамырларыбызны онытмыйбыз. Безнең өчен  «үз-үзеңне аңлау»,  «идентификация» кебек төшенчәләр бик мөһим, Сәләтнең made in Tatarstan икәнен (Татарстанда эшләнгән) әйбәт аңлыйбыз. Күп кенә чараларыбыз оффлайн режимда, бәйге, семинар, сессия, мәктәп форматында үтсә дә, рәсми сайтыбыз да актив эшли. Безнең яңа доменлы исемебез – Сәләтнең көзгесе ул. Һәм аның милли бизәкле булуын теләдек. Безнең төп бурычларыбыз да татар телен яшәтүгә, сәләтле һәм максатчан балаларны туган телләрендә сөйләшергә өйрәтүгә кайтып кала бит.

Сайтыбыз оешма үсешенә ияреп барсын дип тырышабыз. Рәсми сайтка кергән очракта безнең төп проектларыбызның сайтларына күчү мөмкинлеге дә бар. Мисалга,  «Фәнсар» академиясе. Бүген ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән Биләрдә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге буларак эшли.  Биредә ел дәвамында төрле чаралар үтә. Шулай ук Сәләт Прага мәктәбенең дә үз сайты бар. Май аенда зурлап яшьләр өчен KazanSummit  үткәрдек. Безгә аны IT STARTUP EXPO  кысаларында үткәрергә зур ышаныч белдерделәр. Без дөнья  буйлап ИТ-стартап авторларын нәкъ тә менә .tatar доменында җыярга булдык. Халыкара чара булса да, аның Татарстанда үтүен тагын бер кат күрсәтәсе килде. Киләчәктә дә шулай дәвам итәргә уйлыйбыз. Мade in Tatarstan брендлы продукт кына дигән сүз түгел, ә мәгълүмати ресурсларның сыйфатлылыгын да күрсәтсен. .tatar домены – Татарстан Республикасы бренды.

Илнур Мөхәммәтҗанов:

-         .tatar домены – безнең милли доменыбыз. Аның оештыручылары сәхифәсен ачтым: алар белдерүенчә, әлеге домен Татарстан оешмалары өчен. Миңа калса, аның мәгънәсе киңрәктер: мисалга, чит илдә яшәүче диаспорлар өчен дә кулланып булыр иде. Мондый доменның булуы зур уңыш дип саныйм. .tatar доменлы сайтлар татар телендә булырга тиеш дигән сүз түгел. Күп кенә оешмалар күптелле сайт белән эшлиләр. Бүгенгә әле аның күренеп торган өстенлекләре юк, тик кайчандыр ру. да эшен шулай башлаган иде. Советлар Союзының su. дигән домены бүгенге көндә дә яши, ул бар, ә әлеге дәүләт инде ничә еллар элек эшчәнлеген туктатты.

Без эшли торган төп доменлы исемебез – selet.biz. Бу иң баштан ук шулай килде. Аңарда без уннан артык сайтны эшләтеп карадык, төрле үзгәрешләр булдырдык. Сәләт проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир белән сайт алу һәм булдыру хакында сөйләшкәндә, «selet.biz»ның яңгыравыклы булуын белдерде. Сәләт – без дигән сүз кебек бит, шунда ук күңелгә җылылык йөгерә. .tatar домены озын сүз, без кыска .ру, .рф кебекләргә ияләшкән бит. Тик моның үз плюсы бар: язганда ялгышлык  җибәрүе авыр. «Татар» сүзе инде, аңлашыла ки, «татарча»дан алынган, милләтне дә белдерә.

«selet.tatar»га керсәң безнең сайт ачылачак. Бүгенге көндә безнең зур проектларыбызның 12 сайты бар. Аларда һәрдаим эш алып барыла, ә portfolio-selet.ru сайты – барлык җәйге проектлар күрсәтелгән һәм гаризалар җыючы мәйданчык буларак билгеле.

Теркәлү үтеп анкета тутырсаң шәхси профилеңдә барлык мәгълүмат саклана һәм кабат-кабат язуны тәлап итми.

Сайтлар күп булу сәбәпле аларны бер доменга берләштереп тә булыр иде. Планда .орг доменын сатып алу да бар. Безнең коммерцияле булмаган оешмабызның эшчәнлеген тулысынча ачып бирә дип саныйм.

Әңгәмәнең тулы версиясен сез бу якшәмбе, ягъни 11-нче сентябрь көнне, 18:30, ТНВ телеканалының «7 дней» тапшыруында карый аласыз.