Тауга менү – биеклеккә ирешү өчен бер адым кире кайтырга

Быть на высоте – легко!

Сәламәт яшәү рәвеше темасы беркайчан да актуальлеген югалтмый. Дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү «тренд»ка әверелеп бара. Сәламәтлегеңне кайгырту – үзеңне хөрмәт итү дигән сүз дә бит әле. Ә менә «Сәләт» спорт клубы сезнең өчен уникаль, күңелле булган чаралар тәкъдим итә! Казан шәһәренең 165-нче мәктәбендә безнең белән бергә яңа үрләр яулау мөмкинлеге бар. Кыяга менү серләре һәм хис-кичерешләре хакында «Сәләт» спорт клубы җитәкчесе Илфат Вәлиев уртаклашты. 

- Илфат, тауга менү синең өчен нәрсә ул?

- Тауга менү – биеклеккә ирешү өчен бар көчеңне куярга кирәк булган спорт төре ул. Биредә үз көчсезлегеңне кемгә дә булса сылтап калдырып булмый. Биеклеккә күтәрелгәндә үз-үзең белән каласың. Ә анда инде хисләр өстенлек ала. Шуңа да салкын акыл белән маршрутыңны уйлап күтәреләсе генә кала.

- Ә организмга йогынтысы бармы әлеге спорт төренең?

- Сыгылмалылык, пластика һәм хәрәкәт координацияләрен үстерә, кул көчен арттыра. Шулай ук тизрәк уйларга һәм карарлар кабул итәргә дә этәрә дияр идем мин. Үзбәяңне арттырырга да ярдәм итә әле!

- Өскә үрмәләгәндә нинди хисләр кичерәсең?

- Башта куркуга каласың, куллар арый башлый. Хәзер инде мин гадәттәгечә өскә генә үрмәләргә түгел, ә тискәре борылышлы мәйданчыклардан да менәргә өйрәндем. Барлык саклану чаралары да каралган булуга карамастан, гел егылып төшәрсең кебек тоела, курку хисе бар. Тик бу спорт төре шуның белән кызыклы да: ул үзеңне җиңәргә һәм алга барырга өйрәтә.

Тренировкалар хакындагы мэгълуматны сез биредэ табарсыз https://vk.com/seletsport