«Сәләт» йортында шахмат уеннары үткәрелде ← кире кайтырга
20-нче октябрь көнне «Сәләт» йортында шахмат уеннары үткәрелде. Уенчылар арасында төрле дәрәҗәдәге катнашучылар бар иде, 12 яшьлекләр дә, мастер спортка кандидатлар да. «Сәләт» проектлар җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов һәм «Сәләт» Яшьләр үзәге җитәкчесе Раиль Курамшин да бик теләрп әлеге уенда катнаштылар. Уенның башында, кем ни дәрәҗәдә әлеге уенны белә икәнен тикшереп карадылар, шуннан соң уенчылар парлашып уйнарга керештеләр. Әлеге чара бик җылы, дустанә атмосферада узды, һәркем җиңеп тә, җиңелеп тә карады. Киләсе уен 27-нче октябрь, 19:00дә планлаштырылган. Көтәбез сезне!