Шәхси үсешкә китерүче файдалы, кызыклы, заманча контент ← кире кайтырга

«Самрух» иҗат берлеге татар телендәге интерактив китаплар Tatarkitapp бушлай китапханә ачып жибәрде. (www.tatarkitapp.ru) Әлегә аны компьютерларга (windows һәм osx) һәм айпадларга (appstore) урнаштырып була. Кушымта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка да тәкъдим ителеп, уңай бәя алды. Әлеге проектның идеясе кемнеке? Киләчәктә «Самрух» безне тагын ни белән шатландырырга жыена? Барлык яңалыклар хакында да ижади берлекнең продюсеры Альберт Шакиров сөйләр.
- Альберт, проект ничек барлыкка килде?
- «Мәрҗәни» Фонды чыгарган «Бөек ефәк юлы әкиятләре» китаплары сериясеннән илһамланып тудырылды бу проект. Шушы фонд белән берлектә интерактив китаплар эшләүгә дә керештек. Әкиятле кушымтаның бурычлары гади: барлык жайланмалар өчен дә яраклы булу, анимацияле иллюстрацияләр хисабына кызыклы булу, татар телен өйрәнүгә теләк уяту.
- Проект кемнәр өчен кызыклы булачак?
- Аудитория чикләнмәгән, билгеле. Ә төгәлрәк әйтсәк, мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен кызыклы булачак. Күңелле әкиятләрне үзең укырга да, укыганны тыңларга да мөмкин. Моның аркылы татар телен, аерым сүзләрнең әйтелешен өйрәнәргә була. Иң кечкенә караучыларга да анимацияле иллюстрацияләр ярдәмендә барысы да аңлашылачак. Ә инде олыраклартел өйрәнүдән тыш мәдәни яктан шактый гына мәгълүматка ия була алалар. «Бөек ефәк юлы әкиятләре», беренче чиратта – фольклор, күрше милләтләребезнең күңел көзгесе.
- Әлеге әкиятләрнең аудиовариантын кем укый?
- Театрларның профессиональ актерлары. Без моның белән бик горурланабыз. Әкиятләрне тыңлау бик кызык процесска әверелә. Без үзебез дә кат-кат тыңлыйбыз, ятлап бетердек дияргә була. (Көлә)
- Проект хакында Рөстәм Нургалиевичның фикере нинди булды?
- Бик уңай бәяләде. Проектның кирәклеген аңлап, әлеге әкиятләрне Республикабызның балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә таратырга кушты. Бу безнең өчен иң зур мактау! Шунысын да искәртү мөһим: Президентыбыз, «Сәләт» Фонды, ТРның Фән һәм Мәгариф министрлыгы ярдәме, булышлыгы аркасында әлеге кушымта бушлай.
- Киләчәккә планнарыгыз нинди?
- Беренчедән, әкиятләр санын күбәйтү. Икенчедән, башка юнәлешләрдә дә эшли башлау. Мисал өчен, киләсе елга Татарстан Республикасының борынгы крепость-шәһәрләре турында зур интерактив энциклопедия эшләү турында хыялланабыз. Шәхси үсешкә китерүче татар интерактив китаплары проекты яшәргә һәм үсәргә тиеш!