«Сәләт» форумының иң төп сменасы – SELET BILER FORUM башлана кире кайтырга

В Билярске состоится ключевая смена форума «Cәләт» – SELET BILER FORUM

4-9 июль көннәрендә Биләр музей-тыюлыгында X Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының өченче сменасы – SELET BILER FORUM узачак.

Элек фестиваль форматында уздырылган SELET BILER FORUM – иң бай тарихлы смена: 1994 нче елдан башлап, төрле елларда Сәләт эшчәнлегендә катнашучыларның җыелу урыны. Нәкъ менә аның нигезендә зур масштаблы «Cәләт» форумы барлыкка килә.

Катнашучылар – Сәләтнең җәйге профильле аланнарына сайлап алынган сәләтле балалар һәм яшьләр.

Быел смена soft skills өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә юнәлдерелә, ягъни уңышка ирешүдә мөһим булган, һөнәри үсешне нәтиҗәле итә торган социаль күнекмәләргә багышлана.

Смена барышында Биләр музей-тыюлыгын тагын да яхшырту механизмнары турында фикер алышу каралган. Шулай ук Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре, галим һәм сәнгать эшлеклеләре, бизнес-тренерлары катнашында остаханәләр узачак.

 Уку-укыту программасы тренинглар форматында түбәндәге темалар буенча үтә: критик фикер йөртү, аңлылык (осознанность), стресска түземлелек, эмоциональ интеллект, яраклашу, үз-үзеңә ышаныч һ.б.

Шулай ук смена барышында «Тел һәм тарих», «Экология» һәм «Тотрыклы үсеш максатлары» на багышланган мәйданчыклар эшләячәк.

Смена катнашучылары өчен кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Беренче көнне форумга килгән аланнар бер-берсен сәламләячәк. Шул ук кичне «Хорлар ярышы» һәм «YUMMY BAND» төркеме катнашында Open air узачак. Сменаның икенче көнендә аланнарны тәкъдим итү кичәсе үтә.

«Аланнар презентациясе – форумның иң төп чараларының берсе, ә сәлкешләр, әйдаман һәм башҗитәкләр өчен дулкынландыргыч вакыйга», – ди сменаның мәдәни программасы җитәкчесе Таһир Насибуллин. Чараны смена катнашучылары гына түгел, «SeletLive» чыгарылышларын караучылар да күрә алачак. Туры эфирлар студиясе аланнар презентациясенә багышланган махсус чыгарылыш әзерләргә ниятли. Турыдан-туры эфирны Сәләтнең Инстаграм, ВКонтакте һәм YouTube аккаунтларында карарга мөмкин булачак.

Шулай ук кичке чаралар исемлегендә «Comedy Biler» һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль ярышы да бар. Сменаның азаккы көнендә сәлкешләр һәм әйдаманнар катнашында зур иҗади концерт узачак.