Сәләт йортында Ачык ишекләр көне узды ← кире кайтырга

Бүген Сәләт йортында иң сәләтле, актив студентлар һәм мәктәп укучылары җыелды. Биредә ачык ишекләр көне узды.
Ачык ишекләр көне Сәләттә ел саен үткәрелә. Ул яшьләргә Сәләт берләшмәсенең эшчәнлеге, ел дәвамында гамәлгә ашырылучы проектлары белән танышырга, Сәләт хәрәкәтенә кушылырга мөмкинлек бирә. Әлеге чара кысаларында Сәләттә ел дәвамында эшләп килүче проектларга старт бирелде, Сәләт кубының 2023/24 уку елына нәтиҗәләр ясалды.
Сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр белән эшләүгә, Сәләт клубы эшчәнлегенә зур өлеш керткән оештыручылар, активистлар, проектлар җитәкчеләре рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Катнашучылар өчен «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе урынбасары Аяз Ханафин белән «Проект - күңел чагылышы» темасына очрашу оештырылды. Төрле станцияләрдә яшьләр уеннарда катнашты, үзләрен кызыксындырган проектларга языла алды. Шулай ук, махсус ачык ишекләр көне кунаклары арасында истәлекле бүләкләр уйнатылды.
Ачык ишекләр көне - Сәләт проктларында катнашырга теләкләре булган яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек. Биредә һәркем проектлар белән якыннан танышып, шундук күңеленә хуш килгәненә языла алды.