Шәхси тәҗрибәдән чыгып, кирәкле киңәшләр кире кайтырга

Ценные советы или Проверено на себе

«Сәләт»  йортында проект һәм үзәк җитәкчеләреннән традициягә әверелгән остаханәләр (мастер-класслар) дәвам итә. 19-нчы гыйнвар көнне, «Сәләт» йортында «Чит илдә белем алу синең карьераңның акселераторы» дигән темага остаханә узды. Open-talk форматында үткәрелгән әлеге чарада «Сәләт» инициативалар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова һәм башка тәҗрибәле спикерлар чит илдә белем алуның һөнәри үсеш өчен булган әһәмияте хакында сөйләделәр. Очрашу кысаларында шулай ук танылган шәхесләр белән «skype call» да уздырылды. Алар, үз чиратында, чит илләрдә белем алып кына калмыйча, бүгенге көндә ничек тормыш итүләре турында да сөйләделәр. 

Мастер-класста түбәндәге кызыклы һәм үз эшләренең остазлары, спикерлар катнашты: РМОО «Ассоциация Алгарыш» президенты, Казан шәһәренең уңышлы практика җитәкчесе Анна Новикова; «Теория» дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов; Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе Дилбәр Садыкова; «Сәләт»  ветераннары Әмир Хәбибуллин һәм Наил Баһавиев.

Дилбәр Садыйкова: «Бүген биредә булуыма бик шатмын! Бүгенге көндә мин Казан (Идел буе) Федераль Университетының аспиранты, диссертация язу белән мәшгульмен, шулай ук Яшьләр диломатиясе академиясенең җитәкчесе дә булып торам. 2012-нче елда «Алгарыш» исемле уникаль проектта катнаштым. Нәкъ шушы проект миңа чит илдә белем алу мөмкинлеген бирде. Әйтергә кирәк, чит илдә белем алу ул яңа танышлар һәм туктаусыз уку гына түгел, ә кызыклы сәяхәтләр һәм чит ил мәдәнияте белән дә танышу. Тагын бер сезгә әйтергә теләгән фикерем: чит илдә белем алып, иң мөһиме, туган ягыгызга кире кайтыгыз. Анда сезнең кебекләр бик күп, ә монда сез иң-иңе булачаксыз».

Әмир Хәбибуллин: «2008-нче елда химия факультетын тәмамлаганнан соң, Фулбрайт стипендиясенә лаек булдым. Фулбрайт программасы үз эченә уку-укыту грантларын ала, АКШ хакимияте тарафыннан финанслана. Нәкъ менә шушы стипендия ярдәмендә мин АКШта белем алдым. Шунда ук диссертация якладым, тәҗрибә тупладым, инглиз телен камилләштердем. Биредә синең укуың синнән башка беркемне дә кызыксындырмый. Кирәк икән – укы, тырыш, кирәкми икән – үзеңә үпкәлә. Биредә 5 еллык укыны тәмамлаган яшь белгечләр бәйсез тикшерүчегә әйләнә. Үзенә тема сайлый, фәнни мәкаләләр яза. Менә шуңа ияләшү минем өчен иң авыры булса да,  болардан соң эшкә урнашуы җайлы булды».

Илдар Әюпов: «Америкада мин берничә тапкыр булырга өлгердем. Бүген сезгә тәҗрибәмнән чыгып берничә киңәш бирәсем килә. Беренчедән, гариза тутырырга курыкмагыз! Әзерлек, белемле булу да кирәк, әлбәттә, тик куркып калмау, үз көчеңә ышану да бик мөһим. Икенчедән, андагы мохиткә әзер булыгыз. Планны күз уңында тотып әйтәм. Чөнки сезнең игътибарыгыз төшәчәк иң беренче әйбер ул мәдәниятләрнең төрлелеге. Тагын шунысын да әйтеп узасым килә. Америкалыларда шундый кызык күренеш күзәттем: аларның университетларында бәйсез тыңлаучы буларак теләгән лекцияңне тыңларга мөмкин. Рәсми рәвештә бу бездә дә бар. Тик бүгенгәчә андый тыңлаучыларны күргәнем юк әле. Бу бит бер дигән мөмкинлек, кулланырга кирәк!»

Гүзәл Усманова: «Үз өстеңдә күп эшләргә кирәк. Күп укырга, бер әйбердән дә артта калмаска тырышырга кирәк. Гомумән уку-укыту программасында яңа формат, тел башка, стиль башка, һәр атна уздырылучы имтиханнар кешене әлеге тизлектә яшәргә этәргеч булып тора. Киләчәкне күзаллау, үз юлымны табуда нәкъ менә АКШ ярдәм итте. Шуңа күрәдер, бәлки, мин эш эзләмәдем, эш мине үзе тапты. Проектлар тудыруда да Америка ярдәмгә килде».

Надир Баһавиев: «Казанда мин КАИда, ә Америкада шәхси университетта укыдым. 10 елдан соң үземне зур бер корпорация җитәкчесе итеп күрәм. Әлеге корпорация галәм киңлекләрен иңлиячәк, работотехника, энергетика белән шөгыльләнәчәк. Мин ышанам, барысы да мин хыялланганча булачак!»

Тормышыңны уңай якка үзгәртергә беркайчан да соң түгел, дуслар. Шуны истә тотыгыз һәм алга, яңа мөмкинлекләр, яңа үрләр яуларга ашыгыгыз.