Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең күчмә сессиясе ← кире кайтырга

16-18-нче декабрь аралыгында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең күчмә сессиясе узачак. Лаборатория һәм проект хакында аның координаторы Ләйсән Сабитова сөйли.
- Лабораториядә ничә кеше укый?
- Бүгенге көндә безнең уку-укыту лабораториясенә 7-11-нче сыйныфларда укучы 35 бала йөри.
- Уңышлары бармы?
- Зур уңышлар хакында уку елы ахырында сөйләшербез. Бүгенгесе көндә алга китеш буларак балаларның кызыксынуын, дәресләргә теләп йөрүләрен, ИТ-дисциплиналарны өйрәнүгә теләк белдерүен әйтәсем килә. Мисал өчен, лабораториянең бер юнәлешен күздән уздырыйк. «Системалы администрацияләү» дәресләрендә укучылар компьютер белән гомуми танышу уздылар, аның төп функцияләрен барладылар, аны сүтеп җыярга һәм төрле җайланмаларга тоташтырырга өйрәнделәр. Локаль челтәр нигезләре, интернет эшчәнлеге, комьютерны интернетка тоташтыру өчен кабельләр белән эш итү дә читтә калмады.
- Күчмә сессиядә лабороториянең дәресләренә йөргән укучылар гына катнаша аламы?
- Юк. Һәр теләк белдерүче 7-11-нче сыйныф укучысы катнаша ала. Программа ике категория буенча алып барыла: башлангыч һәм дәвам итүче укучылар өчен. Һәр катнашучы үзенең белем дәрәҗәсеннән чыгып укыячак. Сессия нәтиҗәләре буенча һәр укучыга дисциплинаны өйрәнүне дәвам итү өчен махсус киңәшләр биреләчәк, проектта дистанцион рәвештә катнашу нечкәлекләре аңлатылачак.
- Катнашучылар ничек сайлап алына?
- Портфолио буенча. Безнең өчен иң мөһиме сезнең белем алуга, ИТ-юнәлештә үсәргә теләгегез булу. Калганы инде безнең эшчәнлектән тора. (Көлә)
- Күчмә сессия нәрсәгә кирәк?
- Без теория генә түгел, ә практик белемнәр дә бирергә тырышабыз. Аларны сез гадәти тормышта да куллана алачаксыз: сайт, 3d-модель, компьютер уены ясау, программалаштыру буенча белемнәрегезне олимпиадаларда күрсәтү, Рәсәйнең алдынгы югары уку йортларына укырга керү.
- Дәресләрне кем алып барачак?
- Лабораториянең укытучылары – үз эшләренең чын осталары: техник фәннәр кандидатлары, бөтенрәсәй һәм халыкара бәйгеләр җиңүчеләре.
- Сессиянең программасы белән дә таныштыр әле.
- Һәр эштә дә зур команда эшли: җитәкчеләр, аналитиклар, уйлап табучылар, реклама белән шөгыльләнүчеләр. Безнең командада һәр кеше үзендә төрле рольләрне сынап карый ала. Мисал өчен, дөрес итеп бизәү һәм проектларны алга җибәрү буенча аерым блок булачак.
- Сәлкешләргә теләкләрең?
- Һәрвакыт хәрәкәттә булыгыз, гел үсәргә омтылыгыз, яңа белемгә илтүче бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмагыз. Чөнки нәкъ менә алар сезгә якты киләчәккә ишек ачар!