Владимир Леонов Тимур Сөләймановны мактау билгесе белән бүләкләде ← кире кайтырга

Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белән Татарстан балалар һәм яшьләр оешмаларының лидерлары һәм җитәкчеләре очрашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Шулай ук ТИО «Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе», ТЯИО «Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе», ТИО «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе», ТРИЯФ «Сәләт», ТЯИО «ТРның Студентлар лигасы», ИО «ТРның балалар оешмасы советы», Республикакүләм Студентлар хезмәт төркемнәре үзәге, ҖКИО «Казан яшьләре» һәм башка оешмалар үзләренең эшчәнлеген тәкъдим итте.
Очрашу барышында яшьләр өчен булган әлеге оешмаларның 2016-нчы елга төп эш юнәлешләре билгеләнде һәм көмеш медальләр тапшырылды. «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов та Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашырган өчен, министр тарафыннан мактау билгесе белән бүләкләде.