«Түбәтәй» уенын икенче тапкыр уйныйбыз кире кайтырга

Вторая интеллектуально-развлекательная игра «Түбәтәй»

Бүгенге көндә яшьләр арасында «Шляпа уены» яңадан популярлашып китте. Баксаң, әлеге уен кызыклы гына түгел, ә бик файдалы да икән. Ул хәтерне яхшырта, кәефне күтәрә, уен барышында калкып чыккан кызыклы мәгълүматлар, өстәмә белем туплауга китерә.

Билгеле булганча, «Сәләт»леләр дә әлеге уенны бераз гына үзгәртеп, «Түбәтәй» итеп уйный башладылар. Беренче уен 31-нче октябрь көнне, «Сәләт» йортында уздырылды. Уенның темасы буларак Татарстан Республикасына кагылышлы кызыклы фактлар сайлынылган иде. Җиңүчеләре дә билгеле: апалы-сеңелле Гайнуллиналар һәм Илһам Гасимов белән Ирина Нурмөхәммәтова.

«Сәләт»тә  «Түбәтәй» уены татар телендә үтә. Бу, беренчедән, татар телен камил өйрәнергә ярдәм итсә, икенчедән, яшьләрнең үзара татарча аралашуына китерә. Шуңа исемен дә, татарчалаштырып, «Түбәтәй» дип атаганнар.

Икенче уен 14-нче ноябрь көнне, 18:00, «Сәләт» йортында уздырылачак. Бу юлы уен 3 телдә алып барылачак: татар, рус һәм инглиз телләрен белү шарт. Кем үзен әлеге телләр өлкәсендә сынап карыйсы, иң тиз уйлаучы буларак танытасы килә – рәхим итегез – гаризалар шулай ук 14-нче ноябрьгә кадәр кабул ителә.