Су саклау зоналары елын күңелле һәм файдалы тәмамлыйбыз! кире кайтырга

Завершаем Год водоохранных зон ярко и полезно!

Татарстан Республикасының иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә «#ЭКОТАТАРСТАН2016» фото бәйгесе уздырды. Бәйге нәтиҗәләре буенча 20-нче октябрьдән бирле «Сәләт» йортында (Казан, Островский ур., 23) «#ЭКОТАТАРСТАН2016» күргәзмәсе үтә. Биредә катнашучыларның эшләре урын алган.

Фото бәйге «#ЭКОТАТАРСТАН2016» 2016-нчы елның 5-нче сентябрьдән 5-нче октябрьгә кадәр уздырылды. Бәйгедә Татарстанның барлык районнарыннан барлыгы 140 эш катнашты. Аның нәтиҗәләре буенча 3 җиңүче билгеләнде:

1-нче урын – Сәхәбетдинова Регина

2-нче урын – Гыймадиева Ләйсән

3-нче урын – Кәримова Элина

«#ЭКОТАТАРСТАН2016» фото бәйгесе һәм күргәзмәсе яшь буында актив тормыш позициясе булдырырга, цивилизацияне үстерергә, кеше эшчәнлеге һәм биосфера конфликтын чишәргә, әйләнә-тирә дөньяны саклау һәм торгызу кебек актуаль проблемаларны хәл итәргә өндәргә тиеш.

Тема да бик урынлы сайланылган: 2016-нчы ел – Татарстанда су саклау зоналары елы  бит. Республикабызның экологик проблемаларына битараф булмагыз!  Табигатебезне бергәләп саклыйк, экологик эшчәнлек өчен җанатыйк! 

«#ЭКОТАТАРСТАН2016» проекты җитәкчесе Лилия Вәлиева Татарстанның экологик торышын яхшыртуга һәр кеше, хәтта мәктәп укучылары да үз өлешен кертә ала дип саный: «Соңгы вакытта яшьләр арасында экологияне ярату модага кереп китте. Сәламәт яшәү, дөрес туклану, төрле экологик чараларда катнашу – болар барысы да экологик тормыш нигезе. Бу, бик шәп. Балачактан мине әти-әнием чисталыкка, чүп-чарны кирәкмәгән урында ташламаска, табигатьне сакларга өйрәттеләр. Мәктәптә дә экология фәне керә иде, бу дәресләрдән соң миңа экология бик кызыклы тоела башлады. Бервакыт укытучы "мәктәп эко-патруле" турында сөйләде һәм шул көннән мин бу хәрәкәттә актив катнаша башладым. Бүген дә мин экологиягә багышланган бәйге һәм конференцияләрдә катнашам. Планетабызның экологик хәле бездән генә торганына ышанам.

Табигатьне саклап яшик, дуслар!»