«Яшьләргә ярдәм күрсәтү юлларын бергәләп эзләргә кирәк» кире кайтырга

«Нам необходимо поддержать молодежь»

29-нчы июньдә Биләр җирлегендә уза торган ARTS BILER FORUM-да «Тренд буларак милли сәнгать» дигән темага дискуссион сессия узды. Ике сәгатьлек дискуссиядә Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов; актер, кинорежиссер, хореограф Егор Дружинин; «Үзгәреш җиле» проектының вокал укытучысы, «Голос-5» телевизион шоу ярымфиналисты Ксения Коробкова; Татарстан Республикасының атказанган артисты, Россия эстрада җырчысы, «Голос» телевизион шоу финалисты Эльмира Кәлимуллина; композитор, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Россия Композиторлар Союзы әгъзасы Эльмир Низамов катнашты.

Түгәрәк өстәлнең исеменнән үк аңлашылганча, сөйләшү милли сәнгатьне дөнья күләменә чыгару турында барды. Спикерлар милли мәдәният, музыка, хореография, театр, кино турында фикерләре белән уртаклашты.

«Музыка ихлас булырга тиеш. Ихлас булган очракта гына ул үз тыңлаучысын табачак, лайклар да җыячак», – дип сөйләде Ксения Коробкова.

Эльмира Кәлимуллина милли музыканы дөнья күләменә чыгару өчен бер кеше генә түгел, тулы бер команда эшләргә тиеш дип саный. «Һәр кеше – кояш нуры, диләр. Ә барыбыз бергә җыелсак, без кояш булачакбыз. Бер нурга караганда, кояш күпкә яктырак яктырта. Димәк, команда эшләгән эш тә, бер кеше генә эшләгәнгә караганда, күпкә нәтиҗәлерәк булачак», – дип сөйләде ул.

Егор Дружининнан татар биюе турында фикерләрен сораштылар. 28-нче июнь көнне Егор Дружинин чыгышларны караган һәм гала-концертка сайлап алу процессында катнашкан иде. «Татар биюе – ул әйтелеп бетелмәгән эмоцияләр. Кемдер татар биюендә хисләр юк дип уйларга мөмкин. Юк, татар биюендә хис, эмоцияләр бар ул. Тик алар әйтелеп бетелми. Ниндидер серлелек саклана. Шуның белән җәлеп тә итә», – дип фикерен белдерде Егор.

Дружинин театр турында да фикерләре белән бүлеште. Бер көн элек караган «Әлиф» спектакле турында болай дип белдерде ул: «Бик кызыклы спектакль. Ләкин аның мәдәни нигезен, милли идеясен тәшкил итә торган алфавитны алып атсаң, коры биюне генә калдырсаң, ул гади хореографиягә генә әйләнеп калачак. Бу спектакльдә иң мөһиме – алфавит, ягъни милли идея». «Спектакль булсынмы ул, ниндидер хореографик постановкамы – ул тамашачыга аңлашыла торган булырга тиеш. Аның нинди телдә булуы мөһим түгел, иң мөһиме – тамашачыга барып җитсен», – дип фикерен белдерде Егор Дружинин.

Композитор Эльмир Низамов пиар кирәклеге турында әйтеп китте. «Эшләгән эшеңне кешегә күрсәтә белергә дә кирәк. Мәсәлән, шул ук «Голос» тапшыруы аша кызларыбыз татар музыкасын илгә, дөньяга таратты. Күпләр үзе өчен татар музыкасы дөньясын ачты», – дип сөйләде ул.

Милли мәдәният актуаль булырга тиеш – бу фикерне яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте. «Мәдәниятне дә, телне дә мәҗбүри яраттырып булмый. Кызыклы, актуаль итәргә кирәк. Баланы алдап булмый. Ул үзенә кызыклыны, үзенә ошаганны өйрәнәчәк. Һәм шартлар булуы мөһим. Бездә сәләтле яшьләр күп, аларга терәк булырга, тиешле шартлар тудырырга кирәк. Сәләт менә инде 24 ел буе шул эш белән шөгыльләнә: сәләтле балаларны бергә туплап, аларга мөмкинлекләр бирә. Яшьләргә ярдәм күрсәтү буенча проектларыбыз күп, тагын яңа проектлар булдырырга, яшьләргә ярдәм итү юлларын бергәләп эзләргә кирәк», – дип сөйләде министр.