Халыкара балаларны яклау көне кире кайтырга

С Днем защиты детей!

Бүген, 1-нче июнь – Халыкара балаларны яклау көне.

Кадерле укучылар, хөрмәтле әти-әниләр!
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!
Иң куанычлысы – сөенечле мизгелләр, көтеп алган каникуллар сезоны башланды. Җәй айларын истә калырлык, кызыклы һәм иң мөһиме файдалы итеп үткәрәсегез килсә, «Сәләт» аланнарына, «Сәләт» форумнарына рәхим итегез. 

Бәйрәм белән!