«БикаФест»ның 15 еллык тарихы бар! ← кире кайтырга

Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестиваленә старт бирелде. Фестиваль Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, Казан (Идел буе) Федераль Университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән «Сәләт» Татарстан республика яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан оештырыла.
«БикаФест» 2 этапта үткәрелә:
1-нче этап – гаризаларны кабул итү һәм катнашучыларны читтән торып портфолиолар нигезендә сайлап алу.
2-нче этап – катнашучыларны конкурс нигезендә сайлап алу.
Фестивальдә катнашу өчен 4-нче ноябрьгә кадәр гариза тутырырга кирәк. Беренче этап нәтиҗәсендә катнашучылар икенче этапка – конкурска чакырыла. Ул 2016-нчы елның 19-нчы ноябрь көнне Сәләт йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт) узачак.
Ә инде бәйге нәтиҗәсендә фестивальнең Гала-концерты планлаштырыган. Ул 2016-нчы елның 20-нче ноябрендә Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2-нче йорт адресы буенча узачак. Гала-концертта «БикаФест» җиңүчеләре тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк. Фестиваль быел, юбилей елы булганлыктан, бик күп сюрпризларга бай булыр дип көтелә. Әлегә барлык серләрне дә чишеп бетермибез, яңалыклар артыннан күзәтеп барыгыз!
Кайсы номинациядә катнашасыңны алдан планлаштыр!
«БикаФест» фестивале түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- иң оста автор-башкаручы;
- иң оста коллектив-башкаручы;
- татар халык җырын иң оста башкаручы;
- бард җырын иң оста башкаручы (гитара белән җырлаучы автор-башкаручы);
- үз әсәрен иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция);
- башка автор әсәрен иң оста укучы (шигырь, проза, әдәби-музыкаль композиция).
Фестивальнең казыйлар шурасы – Татарстан Республикасының танылган һәм мактаулы мәдәният эшлеклеләре белән танышып, фотоларга төшеп, алардан файдалы киңәшләр ишетәсең килсә, катнаш, дустым! Бәлки нәкъ менә син киләчәктә танылган шәхес, күренекле мәдәният хезмәткәрләре рәтендә булып, зәңгәр экраннар аша балкырсың?! Мөмкинлекне кулдан ычкындырма!
Тулырак: https://vk.com/bikafest