Скверлар һәм парклар елы. “Сәләт». Актуаль үзгәрешләр« кире кайтырга

Год скверов и парков. «Сәләт». Актуальные преображения

IV халыкара уку-укыту форумы башланырга ике атна кала «Сәләт» Фонды Казан Дәүләт Архитектура һәм төзелеш университеты укытучылары һәм укучылары белән берлектә workshop оештырды. Проектның максаты – Кече Чиремшән елгасы буенда урнашкан «Фәнсар» фәнни уку-укыту үзәге территориясен тагын да уңайлырак һәм матуррак итү. Сүз уңаеннан, «Фәнсар»ның рәсми ачылышы 10-нчы июль көнне Форум кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашуында узачак.

Дәүләт җитәкчесенә әлеге проектны ике команда тәкъдим итәчәк. «Сәләт»  Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов әлеге эш белән инде танышкан. «Форумда 5 ел актив эшләү дәверендә мин шундый фикергә килдем. Чыннан да, хыяллар тормышка аша икән. Без уртак эшне нәтиҗәле итеп эшләп чыгарга тиеш. Хәзергә кадәр башкарган эшегездән мин бик канәгать, миңа бик ошый» –дип белдерде ул үз фикерен проект хуҗаларына.    

Хатын-кыз күзлегеннән: җәйге романтик хисләр

Беренче проект өстендә эшләүчеләр ул – Юля Мокшина, Ольга Кульчеева, Айгөл Зәйнетдинова. Кызлар барлык фантазияләрен җигеп менә дигән проект ясаганнар.

Елганың бер ягында дизайнер кызлар зур кораб төзергә һәм аңа проектор куярга тәкъдим итәләр. Моның белән елганың икенче ягында ачык кинотеатр ясау мөмкинчелеге туачак. Анда кичке аулак өйләр, учак янында күңелле уеннар үткәрә торган мэйданчык булачак дип планлаштыралар.   

Юля Мокшина:

– Якыннарыбызга әлеге проектны күрсәткән идек, аларга бик ошады. Без дусларның фикеренә дә колак салдык һәм Форумда катнашкан балаларга барлык уңайлыклар тудырырга тырыштык.  

Ольга Кульчеева:

– Проектта катнашкан һәрберебез көченнән килгәнчә, барлык уй-фикерләрне җигеп эшләде.

Айгуль Зайнутдинова:

– Киләчәктә үзебезне профессиональ белгеч итеп күрәсебез килә.

 

«Тарихыбызга таянып, заман белән бергә атларга тырышабыз»

Икенче проект өстендә Роберт Султанов, Шамиль Юсупов, Адель Абдулхаков, Рушана Янушева, Полина Иванова, Ирина Чихирева эшли.

Макетның дизайны бик кызык. Үзәгендә 4 төрле стихия – су, һава, җир, ялкын.

Алан тирәсендә күпфункцияле сәхнә төзергә исәп. Шунда амфитеатр урнаштыру хыялы да бар. Алан каршында пляж төзеләчәк. Дизайнны эзерләгәндә, тарихка таянып, заманча эшләргә тырыштык. Тормыш белән бергә атлыйбыз, яңа технологияләр туып тора ди егетләр.

Роберт Султанов:

Форумның дәрәҗәсе һәм масштабы көннән-көн арта. Яшьләр өчен күп әйберләр эшли Форум җитәкчелеге. Без исә, анда катнашкан һәм каанашырга теләгән балаларга барлык уңайлыклар тудырырга тырыштык.

Шамиль Юсупов:

– Республика өчен бу, чыннан да, кызыклы һәм дәрәҗәле проект булачак. Ә без, студентлар өчен, тәҗрибә туплау һәм киләчәктә үз юлыбызны табу өчен менә дигән мөмкинчелек.