«Сәләт-Шәхес 2016» аланына рәхим ит! кире кайтырга

Ты все еще можешь попасть в «Сәләт-Шәхес 2016»!
Бик тиздән сәлкешләр өчен үз ишекләрен «Сәләт-Шәхес 2016» сменасы ачып җибәрәчәк. Син әле барыргамы, юкмы дип икеләнеп торасыңмы?! Оештыру комитеты шушы арада сменаны башлау өчен әзерлеген тәмамлаячак! 

Гайрәт, Раушан, Рухият, Бөгелмә аланнарының иң шәп әйдаманнарын син «Сәләт-Шәхес 2016»-да күрә алачаксың! 
Сменага эләгер өчен синең барлык мөмкинлекләрең дә бар! 
Гаризалар кабул ителә: http://portfolio-selet.ru

НӘРСӘ: «Сәләт-Шәхес 2016» 
КАЙДА: «Звездный» ял базасы, Лаеш районы 
КАЙЧАН: 10-27-нче август
 
«Сәләт ¬Шәхес» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланы программасы балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачу һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итүне күздә тотып төзелә. Алан дәвамында балалар режиссура, актерлык осталыгы, видеосәнгать, сәхнә теле, вокал, команда төзү мастер-классларында катнашалар. Алар белән мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Шаяннар һәм тапкырлар клубының үзәк лига уеннарында үзен күрсәткән командалар эшли. Төшке аштан соң югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары «Татар теле һәм әдәбияты», «ЧГК», «Фото сәнгате», «Төрек теле», «Хореография», «Вокал» юнәлешендә махсус курслар укый, остаханәләр үткәрә. 
Шулай ук алан программасы кысаларында көн саен мәдәни чаралар, спорт уеннары оештырыла. 
Аландагы чаралар ШТК дәресләрендә алган белемнәрне тикшерә һәм ныгыта торган Шаяннар һәм тапкырлар клубының йомгаклау уены белән тәмамлана.