Дөньяның 27 иленнән үз эшләрен яңа гына башлап җибәрүче эшмәкәрләр Казанда җыелды ← кире кайтырга

2015-нче елның 10-16-нчы июнь көннәрендә, Казан шәһәрендә «Россия — ислам дөньясы» дип исемләнгән стратегик эшчәнлек планы кысаларында, беренче тапкыр «Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» дип аталган лагерь һәм яшь эшмәкәрләр өчен форум үткәрелә. Әлеге чараларга 27 илдән катнашучылар җыелачак.
Форумның оештыручылары булып Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Ислам хезмәттәшлеген оештыру буенча яшьләр форумы (ICYF-DC) һәм Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый «Сәләт» фонды тора.
Лагерьның программасы үз эченә проектлар идарәсе өлкәсендә белем бирүне күздә тота. Шулай ук биредә яңа халыкара яшьләр проектлары әзерләнергә дә тиеш. Оештыручылар сүзләренә караганда, биредә катнашучылар проект төзү, аны тормышка ашыру өлкәсендә яңа кирәкле һәм файдалы белемнәр туплый алачак.
Чарада катнашырга теләп дөньяның төрле илләреннән 300-дән артык гариза кабул ителде. Алар арасыннан нибары 100-е генә сайлап алынды. Катнашучылар — үз эшләрен яңа гына башлап килүче эшмәкәрләр. Тагын бер шарт – алар 18-30 яшь аралыгында булырга тиеш.
Лагерь барышында катнашучыларны кызыклы һәм кабатланмас программа көтә. Махсус алар өчен Ислам хезмәттәшлеген оештыру илләренең уңышлы эшмәкәрләре белән очрашулар каралган, планда Казан шәһәренең тарихи һәм мәдәни урыннары буйлап экскурсияләр, күпсанлы мастер-класслар, эшлекле уеннар каралган. Уку-укыту программасы тулысынча әле күптән түгел генә ачылган «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәгендә үтәчәк.
Һәр яшь эшмәкәр үзенең бизнес-идеясе яки проекты белән килергә тиеш. Аларның иң яхшы дип саналганнары VII Халыкара икътисади Рәсәй һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең саммитында «KAZANSUMMIT-2015» тәкъдим ителәчәк. Саммит исә 2015-нче елның 15-16-нчы июнь көннәрендә Казанда үтәчәк.
Өч көн дәвамында катнашучыларга Рәсәйнең иң оста тренерлары белем бирәчәк. Алар арасында Европа Советы, Erasmuss һәм Сальто программалары тренеры «Инновацияләр академиясе» проектының генераль директоры, АКШтагы Сан-Диего университетының философия һәм социаль психология фәннәре докторы Наталия Чардымова, экономика фәннәре кандидаты, «СТОУН» компаниясенең генераль директоры Федор Микушкин, Европа Советы тренеры, «Ellipsis» уңышка ирешү үзәгенә нигез салучы, аның директоры Наталия Никитина, «Сәләт» белем бирү технологияләренең халыкара үзәге җитәкчесе Анна Фельдман да бар.
Шулай ук катнашучыларны Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән дә очрашу көтә. Эшмәкәрләр республика башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алачак.
Шулай ук лагерьның мөхтәрәм кунаклары исемлегендә ИХО яшьләр форумы Президенты Эльшад Искәндәр улы, Рәсәй Федерациясенең мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясенең вице-президенты Айдар Шагимәрдән улы, Төркия Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Рифат Хисарчикилоглу, ИХО илләренең яшь эшмәкәрләр челтәре координаторы Мөһәммәд Шуйауиддин Әхмәт, ИХО яшьләр форумының Президент аппараты җитәкчесе Эльчин Әсһәр улы да бар.
Лагерьның рәсми ачылыш тантанасы 11-нче июнь көнне, 10:00-дә, «Гранд Отель Казань» кунакханәсендә булачак. Тантанада Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасының инвестиция үсеше оешмасы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Ислам бизнесы һәм финанслары Фонды Президенты Линар Якупов, ИХО яшьләр форумының Евразия офисы мөдире Эльчин Әскәр улы да катнашачак.