«Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» дип аталучы Казан яшьләр лагере ← кире кайтырга

10-16-нчы июнь көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау планын чынга ашыру кысаларында «Әңгәмә һәм хезмәттәшлек өчен инновацияләр» дип аталучы Казан яшьләр лагере узачак.
Лагерьның программасы үз эченә проектлар идарәсе өлкәсендә белем бирүне ала. Шулай ук биредә яңа халыкара яшьләр проектлары әзерләнергә дә тиеш. Аларның иң яхшы дип саналганнары VII Халыкара икътисади Рәсәйнең һәм Ислам хезмәттәшлеген оештыручы илләрнең саммитында «KAZANSUMMIT-2015» тәкъдим ителәчәк.
Катнашу өчен гаризаны 21-нче майга кадәр www.kazanyouthcamp.com сайтына кереп җибәрергә кирәк (катнашу өчен төп шарт – инглиз телен upper-intermediate дәрәҗәсендә белү).
Катнашучылар гаризалар кабул ителгәннән соң, Лагерьның оештыру комитеты тарафыннан билгеләнәчәк. Яшәү, туклану һәм Рәсәй гражданнарының юл чыгымнарын оештыручылар тулысынча үз өстенә алалар.