«Сәләт-Олимп» республика олимпиадасының читтән торып катнашу этабы башлана ← кире кайтырга

6-13-нче апрельдә «Сәләт-Олимп» республика олимпиадасының математика, инглиз теле, татар теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча читтән торып катнашу этабы уза. Олимпиада 2-9-нчы сыйныф укучылары өчен.
Биремнәргә сылтамалар әлеге язма ахырында.
Олимпиадада катнашу өчен, vk.com/selet.olymp төркемендәге сылтамага басып күчәргә яки selet.biz сайтында өстә «Сәләт-Олимп» олимпиадасы» дигән төймәгә басарга кирәк. Катнашу вакыты: 6-нчы апрель 14:00 сәгатьтән – 13-нче апрель 23:59 сәгатькә кадәр.
Олимпиада 60 минут дәвам итә.
Яхшы нәтиҗәләргә ирешкән катнашучылар майда Казан, Яр Чаллы һәм Бөгелмә шәһәрләрендә узачак төп этапларга чакырыла.
Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр, шулай ук ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов А.И һәм ТР яшьләр эшләре министры Фәттахов Д.И. имзалаган дипломнар тапшырылачак. Барлык катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнә.
«Проходной балл» җыйган катнашучылар бу уку елында үзләре теләгән килеп катнашу этапларында катнаша алачак. Аларның кайчан буласын хәбәр итәчәкбез. Призерлар каникул вакытында Татарстанның иң яхшы мөгаллимнәре белән уку-тренировка җыеннарында катнашу мөмкинлегенә дә ия була.
Барыгызга да уңышлар телибез!
МАТЕМАТИКА:
ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ ДӨНЬЯ:
ИНГЛИЗ ТЕЛЕ:
ТАТАР ТЕЛЕ: