М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе

30 апрель көнне Сәләт Йортында (Островский ур., 23) М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең IX Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак. 

М.И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе Татарстан төбәк «Сәләт» яшьләр фонды тарафыннан «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениясе белән берлектә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы һәм Казан федераль (Идел буе) университеты катнашында үткәрелә.

Конференция фәнни эшләр конкурсы буларак карала, фәнни эшләр бер яки берничә автор тарафыннан башкарыла һәм экспертлар советы тарафыннан бәяләнә. Нәтиҗәләр Конференция ахырында ясала һәм тантаналы рәвештә игълан ителә.


Конференциянең бурычлары:

- фəн юнəлешендə сəлəтле укучыларны билгелəү

- иҗади һəм интеллектуаль ярыш аша укучыларны төрле фəн өлкəлəренə җəлеп итү, кызыксындыру, активлаштыру;

- интеллектуаль-иҗади эшчəнлекне популярлаштыру, укучылар арасында фундаменталь һəм гамəли фəннəргə кызыксыну тудыру;

- фəнни тикшеренүлəргə кызыксыну уяту, катнашучыларны төрле юнəлештəге фəнни мəктəплəргə җəлеп итү (математика, информатика, лингвистика, медицина, икътисад, биология, археология);

- фəнни-тикшеренү институтлары, югары уку йортлары галимнəрен мəктəп  укучылары белəн фəнни эшлəр башкаруга җəлеп итү, үз фəннəренə карата балаларда кызыксыну уяту мөмкинлеклəре тудыру;

- мəктəп укучылары башкарган фəнни эшлəрнең җитəкчесе, яисə консультанты буларак катнашучы укытучыларның фəн белəн кызыксынуын арттыру һəм фəнни активлыгын үстерү;

- укыту процессында укучыларның фəнни тикшерү эшчəнлеклəренə бəйле мəгариф программаларын һəм методикаларын үстерү;

- татар телен фундаменталь һəм гамəли фəннəр өлкəсендə актив куллану өчен мотивацион шартлар тудыру.


Конфереция 3 юнәлеш буенча үткәрелә: 

1. Галəм, Җир шары һəм табигатькə караган фəннəр (физика, химия, биология, экология).
2. Кеше һəм җəмгыять турындагы фəннəр (икътисад, социология, психология, педагогика, татар теле, тарих).
3. Тасвирлау, модельлəштерү фəннəре һəм гамəли фəннəр (семиотика, математика, информатика).
Конференциядә Татарстан Республикасы мәктәпләренең 7 - 11-нче сыйныф укучылары катнаша ала. 

Катнашу өчен selet.biz сайтында теркәлү узарга һәм fansar@selet.biz электрон почтасына тезислар һәм тикшерү эшен җибәрергә кирәк. 

Бәйгегә килгән эшләр оештыру комитетына юллана. Биредә эшләр барлык кагыйдәләр буенча тикшерелә, шуннан экспертлар советына җибәрелә.

Аның нәтиҗәсендә иң яхшы дип танылган эшләр сайлап алына һәм йомгаклау конференциясендә презентацияләнә. 

Җитәкчелек