Россиянең иң зур чатырлы лагере – Сәләт Биләр Форум беренче сменасын башлап җибәрде
10.07.2025
Сәләт Биләр Форум – Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләре буенча кульминацион ноктасы. Смена профильле аланнарның тематикалары: фән, иҗат һәм сәнгать, спорт белән бәйле тематик лабораторияләр форматында гамәлгә ашырыла. Традицион фестивальдә Сәләтнең җәйге профильле сменаларына сайлап алуны үткән сәләтле балалар һәм яшьләр катнаша.
Сменаның ачылу тантанасында Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов чыгыш ясады.
«Без сезне кунакчыл Алексеевск җирендә сәламнәргә бик шатбыз. Безнең өчен Биләр – бик мөһим урын. Инде 30 елга якын нәкъ менә монда яшьләр өчен шундый зур форум үткәрелүе белән без бик горурланабыз. Бу эшкә катнашы булган һәр кешегә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. «Сәләт» дип исемләнгән зур гаиләгә үсү, яңа үрләр яулау һәм иҗади уңышлар теләп калам», – дип белдерде ул.
Шулай ук форум катнашучыларын Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар-яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде.
«Мин Сәләттә 1998 елдан бирле. Ел саен без монда кайтабыз. Без – матур Биләр җиренең дәвамчылары, сез – аның дәвамчылары. Аерым рәхмәтләремне мин ТР яшьләр эшләре министрлыгына, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Алексеевск районына әйтәсем килә, алар безгә беренчеләрдән булып ярдәм күрсәттеләр. Әйтерсең лә, Биләр җире безне бик күп еллар дәвамында көткән. Сезгә Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановтан сәламнәрне җиткерәм. Бергә булыйк, бердәм булыйк!», – диде ул.
Форумның төп үзенчәлеге шунда – катнашучылар бары тик чын сәләтлеләрдән генә җыела – катнашу өчен «Сәләт» берләшмәсенең түбәндәге җәйге профильле аланнарыннан булу мөһим: «Раушан», «Биләр каласы», «Гайрәт», «Азнакай», «Рухият», «Саба».
Форумның ачылу тантанасында шулай ук ТР яшьләр эшләре министрының урынбасары Айгөл Сабирова да катнашты. Ул да министрлыкның сәламләү сүзләрен җиткереп, катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерде.