Сәләт активистлары «Лидер года» бәйгесендә җиңү яулады кире кайтырга

Активисты Сәләт – победители конкурса «Лидер года РТ»

Сәләт активистлары Татарстан Республикасының «Лидер года» бәйгесендә җиңү яуладылар. Котлыйбыз! Менә алар: Лия Коган «Лидер 16-17 яшь» номинациясендә 3-нче урын, Йосыф Шәңгәрәев « Лидер 11-13 яшь» номинациясендә 2-нче урын,

Виктория Трофимова «Лидер 16-17 яшь» номинациясендә 1-нче урын, Алия Әхмәтова 3-нче урын, Тимур Назаров «Яшьләр оешмасы җитәкчесе» номинациясендә 2-нче урын, Илназ Насртдинов 2-нче урынга лаек булдылар. Афәрин!

Бәйге Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТРның Яшьләр оешмасы советы ярдәме белән уздырыла.

Читтән торып сайлап алу этабында 300, ә финалда 150 конкурсант катнашты.


Йосыф Шәнгәрәев:

- Бу конкурста мин Сәләтнең берничә проектында катнашуым хакында сөйләдем. Алар «Безнең фикер» проекты һәм «Сәмрух» ел премиясе. Хәтерләсәгез икенчесендә мин үземне алып баручы ролендә сынап караган идем. Беренче өчлеккә эләгәм дип уйлаган идем. Җиңүемә мин Сәләткә рәхмәтлемен.

 

Илназ Насртдинов:

- Бәйгедә 4 телдә камил аралашканымны, спорт өлкәсендә булган уңышларым хакында һәм Сәләт проектларында актив катнашуым хакында сөйләдем. Беренчелеккә эләгү өчен, әлбәттә, бик күп тырышырга кирәк. Ихлас булу да зур роль уйный. Рәсәйгә чыгармын дигән хис белән янып йөрдем. Беренче көнне үк бәйгедә катнашучыларга карап сокландым. Күп тәҗрибә тупладым. Сәләтемнең йөзенә кызыллык китермәдем дип саныйм. Рәхмәт!

Уңышымның серләре нидә дип сорарсыз. Беренчедән, тәҗрибә. Бу бәйгедә мин беренче тапкыр 2012-нче елда катнашкан идем. 2013тә исә 3-нче урын яуладым.

Сүз дә юк миңа Сәләт төрле яктан ярдәм итте. Мин үземне әйдаман, җитәкче буларак бу бәйгедә күрсәтә алдым. Кызыклы факт: мин катнашкан номинациядә Татьяна Талапина җиңү яулады. Без аның белән 2012-нче елда ук танышкан идек. Быел исә бергә катнашып кабат күрештек һәм призлы урыннар яуладык. Ел саен катнашсам да курку хисе бар. Быел бер танышыма да катнашырга тәкъдим иттем. Ул миңа, мин аңа ышандым! Һәм безнең барысы да уңышлы килеп чыкты! Алга таба да үсәргә, камилләшергә кирәклеген аңладым.