Әлфия Шакирзянова – продюсер яки режиссермы? кире кайтырга

Альфия Шакирзянова – продюсер или режиссер?

Чын күңелдән Сәләт Форумы медиа-команда катнашучысы Әлфия Шакирзянованы International Film Festival 2018 KAZAN-ZILANT фестивалендә финалга узуы белән котлыйбыз!

International Film Festival 2018 KAZAN-ZILANT – кинофестивальдә бүләкләргә ия булган дөньяның барлык кинематографистларына дөнья базарында фильмнар һәм авторларны танытучы фестиваль.

Кинофестивальның оештыручылары: «Lion Productions» кинокомпаниясе (Рәсәй-Ауропа), «Юный режиссер» Халыкара балалар киномәктәбе (Казан шәһәре).

Әлеге фестивальдә Әлфия «Грань» киносын тәкъдим итте. Геройлар – кешеләргә дөреслекне ничек бар, шулай итеп кабул итәргә ярдәм итүче дәвалау методикасын һәм препаратын уйлап чыгарган Залмин табибы пациентлары.

Әгәр дә кинәт барысы да план буенча бармаса, проект ябылырмы?

Табибның эксперименты уңышсыз тәмамланачакмы?

- Әлфия, киноиндустриягә ничек килеп эләктең?

- Барысы да 7-нче сыйныфта башланды. Кулларыма камера килеп эләкте һәм шул вакытта һөнәрем кино белән бәйле булачагын аңладым. Институтка укырга вакыт килеп җиткәч, документларымны Казан Дәүләт мәдәният институтына бер юнәлеш, һәм бер һөнәрчелеккә генә тапшырдым. Ул вакытта үз-үземә бик ышана идем. Һәм икенче планым юк иде. Ләкин, бу минем өчен һәрвакытта да хас түгел. Аллага шөкер, укырга керә алдым! Нәкъ менә шул вакыттан минем «киношный» тормышым башланып китте дә инде. Укыткан остазыбыз – Алексей Александр улы Барыкин бик шәп. Беренче курстан башлап үзенең, үз укучыларының съемкаларына даими рәвештә йөртә иде. Минем «хлопушка» вазыйфасын башкарган беренче фильм – «Айсылу». Күбесе белгәнчә, бүгенге көндә Татарстанда ул бик тә популяр. Әлеге фильмның икенче өлешен төшереп бетергәннән соң, ул прокатка чыкты. Мине бу съемкаларга алган вакытта, мин бу проектның мондый зур дәрәҗәгә барып җитәчәген уйламаган да идем. Арина Туманова (минем проектлар продюсеры, «Грань» киносы продюсеры) белән берлектә әкренләп үз проектларыбызны да тормышка ашыра башладык.

- Кино төшерергә җиңелме?

- Әлбәттә, кино төшерү бик тә катлаулы эш! Ләкин шул ук вакытта ул кызыклы! Безнең алдыбызда куела торган бурычлар иң башта куркыныч булып күренә. Тик ахыр чиктә барысы да килеп чыга. Төгәл бер әйбер әйтә алам, идеяга, фильмга, режиссер кебек миңа ышана торган команда булса, барысы да шәп булачак! Командасыз режиссер – режиссер түгел!

Үз командамны бик нык яратам! Минем белән берничә проект дәвамында Екатеринбургта яшәүчә сценарист һәм оператор эшлиләр. Аларның Казанга килүе өчен, минем: «Кино төшерергә җыенам» дигән сүзләр генә җитә. Киләсе, без алынырга теләгән проектка старт апрель аенда биреләчәк. Бу безнең өченче уртак проектыбыз булачак, Алла бирсә. Ә хәзерге вакытта дистанцион рәвештә сценарий өстендә эшчәнлек алып барабыз. Әлеге фильмда да мин үземне режиссер ролендә сыныйм. Чөнки минем болай да администратор яки продюсер булып эшләгән проектларым шактый күп. Мин үземне эзлим. Миңа режиссер яки продюсер булганымны аңларга кирәк.

- Ни өчен режиссер һөнәрен сайларга булдың?

- Кино аша кешеләрнең аңына йогынты ясыйсым килә. Аларны фильмның идеясе, геройларның тормышы белән илһамландырасым килә. Минем иң төп максатым – попкорн белән каралмый торган кино төшерү. Үз эшләремә тирән мәгънә салам!

Минем зур теләгем – тамашачыбыз уйлый белә торган булсын иде.

Мисал итеп минем икенче «Мотылек» фильмын алсак, биредә бәхет идеясен күрә алабыз. Әлеге киноны караганнан соң, барлык кеше дә үзен шундый бәхетле кеше икәнен аңласа иде. Проектымның төп герой кызында «Мотылек» синдромы, ләкин шуңа да карамастан, ул бәхетле.

Ә менә «Грань» кинокартинасы турында сүз алып барсак, аның төп идеясе – дөреслекне ничек бар, шулай кабул итү. Виртуаль, уйлап табылган дөньяда яшәргә кирәк түгел. Аңлы рәвештә, барлык гамәлләреңә җавап бирә алырлык яшәргә кирәк! Фильмны карамагач, минем сүзләрне аңлау авыррак булыр, ләкин инде җәй айларында проектымны интернет челтәренә эләчәкмен. Биредә дә минем тамашачым барлыкка киләчәгенә ышанам.

- Фестиваль турында нәрсә сөйли аласың?

- Фильмыбызны 5 фестивальга җибәрдек. Өч фестивальнең бәйге программасына ул инде үтте. Калган ике фестивальның көннәре әле килеп җитмәде. Беренче нәтиҗәне күргән фестиваль Казан шәһәрендә үтте. Безнең гаҗәпләнүгә ул финалист дәрәҗәсенә ия булды. Дөресен генә әйткәндә, без моны бер дә көтмәгән идек. Чөнки бәйгенең географиясе бик киң. Бүләкләү тантанасында Мәскәү, Питер, Ростов-на-Дону, Әрмәнстан, Испаниядән катнашучыларны билгеләделәр. Ә менә иң кызыгы Казанны бары тик без генә тәкъдим иттек. Бу минем режиссер

буларак беренче дебют фильмым. Хәзер кабаттан аны карап чыккач, барлык хаталарымны да күрдем. Ләкин, шуңа да карамастан, ул үзенең тамашачысын таба алганына мин бик шатмын. Миңа калса, бу кинокартина барлык кешегә дә аңлаешлы түгел. Бу – психологик драма. Шуңа күрә, киләсе эшемдә барлык юлламаларымны (посыл) җиңеләйтергә булдым. Хәзерге вакытта аның эш исеме «Мотылек».

- Тамашачы күрә торган берничә минут артында гаять зур эш тора, шулай бит?

- Әйе. Препродакшн, продакшн, постпродакшн вакытында шактый зур эш эшләнде, күп көч түгелде. Әлеге процесс, фильмда график өлешләр булганлыктан бик озакка сузылды. Без аны 2017-нче елның мартында төшерә башлаган идек. Бер ел вакыт үткәннән соң, мин аны фестивальга җибәрергә булдым.

- Киләчәк планнарың нинди?

- Март аенда миңа 3 проектта продюсер-администратор вазыйфасын башкарырга тәкъдим иттеләр. Хәзерге вакытта 3 проектта препродакшн стадиясендә. Мартның уртасында әлеге 3 проектка да старт бирергә торам.

- Нинди танылган шәхесләр белән эшләп карый алдың?

- Танылган шәхесләр белән узган проектта эшләргә туры килде. Әлеге фильм –

Елизавета Федор кызы Романова турында. Режиссер ролен безнең остазыбыз Алексей Александр улы Барыкин башкарды. Бу кинокартинада мин рәссам ассистенты, администратор булып эшләдем. Съемкаларда катнашыр өчен Андрей Илья улы Мерзликин һәм Александр Яков улы Михайлов чакырылган иде. Профессиональ актерлар белән эшләү бик шәп! Алар ярдәмендә съемкалар бик сыйфатлы, тиз үтте дип була.

Декабрь азагында исә, әрмән режиссеры Гужа Тадевосян белән дә эшләп карау мөмкинлеге туды. Мин икенче режиссер булып катнашкан фильмның исеме «1 день». Төп рольләрне башкарыр өчен Наталья Бергер һәм Микаэл Арамян чакырылган иде.

- Сәләт Форумында үз режиссер сәләтеңне үстерергә планнаштырасыңмы?

- Әлбәттә, җыенам! Практика күрсәткәнчә, һәрбер Форум узганыннан яхшырак. Бу елны алар бөтенләй 6 булачак! Әлеге сан – тагын да күбрәк эшләү, илһамланыр, яхшы энергия һәм хис-кичерешләр алыр өчен менә дигән этәргеч. Шунысы рәхәт – моның барысы да, Сәләт мохитендә узачак. Без инде әзерләнә башладык. Зарыгып җәйне көтәбез!

Ахырда, «HAVA-projects» медиа-компаниясенә миңа, минем проектларга һәрвакыт ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Шулай ук Сәләт Йортына да зур рәхмәтемне әйтеп китмичә булмый. Кызыклы факт: минем «Мотылек» фильмында бәйләүче элемент булып почта тартмасы булды. Әлеге тартманы миңа съемкаларга нәкъ менә Сәләт Йорты бирде. Шулай итеп, әлеге почта тартмасын проектымның төп герое дип тә санап була. (Елмая)

- Сәләттә бөтен кешенең һәм бөтен нәрсәнең синең өчен мөһим булуы безне бик шатландыра! Уңышлар сиңа, Әлфия! Без сиңа ышанабыз!